Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Реклама

“Гиппократ”: “Без гел янәшәдә!”

“Гиппократ” медицина үзәге даими пациентларын һәм дә барлык Балтач халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котлый, сәламәтлек тели һәм үзенең күпсанлы хезмәтләрен тәкъдим итә.

КАЙНАР ЧӘЙ, КОФЕ!

Район халкы үз итеп өлгергән “Гиппократ” медицина үзәге көн дә бик күп пациентлар кабул итә.

Килеп керүгә чисталык, пөхтәлек күзгә ташлана. Биредә һәрбер кабул итү телефоннан язылу тәртибе белән башкарыла. Ишекләр һәркөнне иртәнге сәгатьтә ачыла. Кыю, дус, бер-берсенә ярдәмчел персоналның җылы карашы, ягымлы мөнәсәбәте, кайнар чәй һәм кофе тәкъдим итүе – пациентка карата игътибар һәм ихтирам билгесе. Утырып хәл аласың килсә – йомшак кәнәфи, кызыксынган кешегә журналлар, файдалы медицина мәгълүматлары, карыйм дисәң – телевизор, күзләрне иркәләүче зәвыклы Яңа ел бизәкләре!... Бар да пациентның күңел халәтенә хуш килерлек итеп уйланылган! Шуңа да бирегә килүчеләр кешечә мөнәсәбәттән, күрсәтелгән хезмәтләрдән бик канәгать.

 

ГИППОКРАТ – СӘЛАМӘТЛЕК САГЫНДА!

Лицензияле эшчәнлек алып баручы, бары тик ышанычлы, инанылган,тәҗрибәле,  танылган  табиблар белән генә эшләүче “Гиппократ” медицина үзәге инде менә берничә ел рәттән  балтачлыларның сәламәтлеген  кайгырта. Медицина үзәгендә һәрбер пациентның сәламәтлегенә җитди күзлектән караучы, сертификатка ия  белгечләр – Республика клиник хастаханәсе, шулай ук Казанның 7нче номерлы  шәһәр хастаханәсенең югары категорияле, әйдәп баручы  табиблары – кардиолог, онкогинеколог, кан тамырлары хирурглары һәм башка белгечләр  кабул итә. 

Аларның  ярдәме белән бик күп райондашлар сәламәтлекләрен вакытында кайгыртып, гомерләрен саклап калалды. Очраклы гына табибка килгән пациентлар да  сәламәтлекләренә куркыныч янаганлыгын ачыклап, вакытында тикшеренеп, дәва алдылар, операцияләрне уңышлы кичереп, аякка бастылар. Моннан тыш, лор, аллерголог, офтальмолог, эндокринолог, уролог, невролог, маммолог һ.б. һәрвакыт сезгә ярдәм итәргә әзер. Белгечләр үзләре үк УЗИ аппаратларыннан да карый. Ханымнар-туташлар өчен УЗИны хатын-кыз гинеколог үткәрә.

Үзәктә һәр көнне, шимбә-якшәмбе ял көннәрен дә кертеп, үзеңә уңайлы вакытны сайлап, анализлар бирергә килергә  була (барлыгы 10000 төрдәге анализ). Барлык медицина инструментлары да стерильләштерелгән,  бер генә тапкыр кулланыла торган, җиһазлар заманча, аппаратуралар ышанычлы.

Табиб кушуы буенча, йөрәк эшчәнлеген тикшерү өчен холтер куйдыртырга, СМАД үтәргә (кан басымының тәүлеклек мониторингы), ЭЭГ (электроэнцефалография) үтәргә мөмкин. (!)ЭЭГ, ягъни башны яздырту С категорияле машина йөртү таныклыгы өчен сәламәтлекләрен тикшертеп йөрүче шоферларга гаять тә мөһим, хәзер моның өчен күрше районга барып йөрисе юк, бистә үзәгендә, юл өстендә, урнашкан “Гиппократ” медицина үзәгенә килү дә җитә. Медосмотрлар да үтеп була. Өйгә чакырсалар, өйгә киләләр. Хәтта кала халкы ия булалмаган мөмкинлекләргә дә ия Балтач халкы. Чөнки биредәге табиблар юлламасы белән алар башкала хастаханәләренә бара һәм тиешле ярдәмне ала.

Кайвакыт күз табибына мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр “Сездә  махсус аппаратлар бармы соң?” дип сорап куя. Әлбәттә, бар. Күз табибының махсус кабинетында күзләрне төрле юнәлештә тикшертергә мөмкин, моның өчен уңайлыклар да, мөмкинлекләр дә каралган, “Гиппократ”та соңгы вакытларда чыккан аппаратларга кадәр бар.

Балалар өчен йөрәкне УЗИдан карау 14 яшьтән башлап, калган башка УЗИлар – 3 яшьтән алып. Балалар гинекологы, офтальмологы даими эшли.

Хөрмәтле райондашлар! Сәламәтлегегездә үзгәрешләр сизсәгез, бик нык чирләп китсәгез, дәва табалмый йөрсәгез, һич икеләнми “Гиппократ” медицина үзәгенә килегез. Ышанычлы  табиблар куйган дөрес диагноз, рәхимле шәфкать туташларының игелекле хезмәте сезне яңадан тормышка кайтарыр, алдагы көннәргә өмет уятыр! Килегез, “Гиппократ”ның дәвасы күплеген белегез!

Медицина үзәгенең эш сәгатьләре: иртәнге сәгать 8.00дән кичке 20.00гә кадәр, бәйрәмсез һәм ялсыз. Адресы, Балтач бистәсе, Ленин урамы, 70 нче йорт.  Шалтыратыгыз! Телефон: 89172595050.

БЕЗДӘН СЕЗГӘ ДИСКОНТ-БҮЛӘК!

“Гиппократ медицина үзәге “ үзенең пациентларына-килиентларына 1 декабрьдән башлап 5 проценттан алып -10 процентка кадәр ташламалы дисконт карталар тәкъдим итә. Әлеге процентлар һәр сумма өчен дә өстен калачак. Тупланмалы дисконт-карталар “Гиппократ” даруханәләр челтәреннән дарулар алганда да отышлы.

“ГИППОКРАТ” – ДАРУХАНӘЛӘР ЧЕЛТӘРЕ

Гиппократ медицина үзәгенең икенче катыннан табибтан дәва алгачтын, рецептларыгызны тотып даруханә эзләп китү кирәкми, чөнки “Гиппократ”ның шул ук бинада үз даруханәсе бар.  Бай ассортимент, ягымлы сатучылар сезне беркайчан да кире бормас, кирәкле дару-препаратлар, медицина җиһазлары алырга булышыр. Биредә күзлекләргә дә заказлар бирергә була, кысаларын да алыштыртырга мөмкин.

Аптека шулай ук Балтач бистәсенең Ленин урамында 70 йортта урнашкан, телефоны: 89872204040.

Закон кысаларыннан чыкмый эшләгән, барлык тиешле таләпләргә дә җавап биргән  “Гиппократ медицина үзәге”нә һәм даруханәләр челтәренә рәхим итегез!

 

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гиппократ