Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дарулар хакында: срогы чыкса да ярыймы?

Кайбер төр даруларны срогы чыккач та кулланырга ярый. Икенче берләрен исә яраклылык вакыты чыккан беренче көнне үк чүплеккә ыргыту хәерле, ди белгечләр.

Ярый     
Каты дарулар (төймә һәм капсула рәвешендә). Әмма аларның кабы ачылмаган булырга тиеш.

Искәрмә!

Кайбер каты даруларны яраклылык вакыты чыккач кулланырга ярамый:

1) чыжылдый торган дарулар. Алар бик тиз бозыла. Дымлы урында сакланса бигрәк тә.

2) нитроглицерин. Андагы актив матдәләр бик тиз очып бетә.

3) антибиотиклар белән дә бик сак булырга кирәк. Яраклылык вакыты чыккан даруны эчкәннән соң икенче көнне нәтиҗәсе булмаса, аны кулланудан файда юк.

Ярамый:

Инъекция ясау өчен кирәкле ампула, флаконнар. Алар төсен үзгәрткән, тоныкланган булса, аеруча куркыныч.

Сыек һәм йомшак дарулар (гель, мазь, сироп, төнәтмә, тамчылар)

Киптерелгән үләннәр. Яраклылык вакыты чыккач, алар файдалы үзлекләрен югалта.

Инсулин (саклаганда уала).

Тетрациклин. Антибиотик агулы матдәгә әйләнергә мөмкин.

Пробиотик. Алар составында саклаганда юкка чыга торган тере бактерияләр бар.

Контрацептив чаралар

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дарулар