Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлау-2024

Балтачта мари егете белән мари кызы башта гаилә кордылар, аннан тавыш бирделәр (фото, видео)

Күпмилләтле Балтач районының ызандаш күршеләре булган Мари-Төрек районының мари егете белән кызы Балтач бистәсе ЗАГСында язылыштылар, аннан сайлауда катнаштылар

Бүген Балтач районында мари халкының яшьләр туе. Мари Төрек районының яшь парлары Федорова Оксана Владиславовна белән Кузнецов Дмитрий Владиславович Балтач бистәсенә килеп тантаналы төстә никахларын теркиләр. Кияү Сардаял авылыннан, кыз күрше Сарда авылыннан. 

Мари халык туеның безнең районда тәүге мәртәбә уздырылуы гына түгел, инде бик күп мәртәбәләр мари дуслар үзләренең милли киемнәреннән килеп, урамнарны җыр-моңга күмеп, биюләре белән мәдәният үзәген дер селкетеп милли гореф-гадәтләрен яңарттылар, кызларын кияүгә бирделәр, улларын өйләндерделәр. 

Мари туе ул үзенчәлекле, күркәм туй. Әле дә булса аңарда милли бизәкләр, үрнәкләр саклана. Бар да милли киемнән, гармунчылары, җырчылары яшьлек туена әйтеп бетергесез дәрәҗәдә матурлык өсти. 

Оксана Владиславовна белән Дмитрий Владиславовичның күпмилләтле Балтач районын сайлаулары гаҗәп түгел. 

— Без Балтачтан ерак яшәмибез, Сардаял авылы янәшә дә генә, — ди көләч йөзле кәләшебез. — Кибетләргә дә кирәк-яракка бирегә киләбез. Бу безнең икенче район үзәге! Сайлауда да биредә катнашабыз. Безнең бүген туй дип илнең мөһим вакыйгасыннан читтә калырга ярамый. Сайлауда катнашу — ул һәрбер гражданинның бурычы. Без бит үз кулларыбыз белән киләчәгебезне төзибез, шуңа күрә үз тавышыңны бирергә кирәк. Әлбәттә, бераз гына дулкынланабыз, бүген бит икеләтә җитди көн. Иң мөһиме, без яңа төзелгән гаилә булып тавыш бирәбез. Куанычлы да, шул ук вакытта җаваплылык та сорый торган вакыйга бу безнең өчен. 

Икеләтә генә түгел, өчләтә дә бәхетле көн, чөнки быел Рәсәйдә Гаилә елы да бит әле.

...Менә мәдәният йорты каршына бизәкле туй машиналары килеп туктады. И кычкырталар, сәлам бирәләр! Сайлауга баручылар елмаеп, баш кагып үтә. Хәер, илебездә сайлау көне ул һәрчак бәйрәмгә әверелә. Сайлаучылар үзләренең билгеләнгән сайлау участокларына бәйрәмчә киенеп, шат елмаеп килә, лаеклы кандидатка тавышларын бирә. Ә бүген район үзәген гөрләткән мари туе мөһим вакыйганы тагын да тулыландырды, баетты, тарихыбыз битләренә кереп калды. 

Машинадан Дмитрий кияү төшә, ул сөйгән яры Оксананы җитәкләгән. Сөйкемле яшь парлар биек баскычлардан мәдәният үзәгенә, язылыштыру залына юнәлә. Гражданлык актларын теркәү буенча ГАГС хезмәткәрләре Зөһрә Әхмәтханова белән Люция Нигъмәтҗанова яшьләрне балкып каршы ала, гомердә истә калырлык тантаналы мизгелләр башлана — кәләш белән кияү илебез кануннары алдында ир белән хатын дип игълан ителә, никахлашу таныклыгына куллар куела, балдаклар алышына, әниләр балалары алдына ак сөлге җәя, изге ризык икмәктән авыз итәләр, тәбрикләүләр, кочышулар, чәчкә бәйләмнәре... 

Тантаналы мизгелләрне янәдән дулкынландыргыч минутлар алыштыра — яшьләр кулларына сайлау бюллетеньнәре ала һәм  имин, рәхәт тормыш өчен лаеклы кандидатка тавыш бирә. Бюллетеньнәр урнага салына.

Яшьләрне котлау өчен сүз Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең мәдәни һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдиновка бирелә. 

— Гаилә — ул дәүләтебезнең, җәмгыятебезнең ныклы нигезе. — ди Илһам Гайнетдинов. — Илебез Президентын сайлау көнне кавышуыгыз үзе үк зур вакыйга. Үзләренең гореф-гадәтләрен югалтмыйча, ата-бабаларының традицияләрен саклап яшәгән һәм дә менә бүгенге көн буыннарга җиткерә алган күрше мари дусларыбызга җиксез рәхмәтлебез. Чыннан да, миллилектә, үткәннәрне  онытмый яшәүдә бәрәкәт бар, һәм ул бәрәкәт гаиләләребезне бөтен, тигез итә, ә шул тату гаиләдә туып-үскән балаларда мән була, алар исә безнең якты, ышанычлы киләчәгебезгә әверелә.

Оксана һәм Дмитрий Кузнецовларны ихластан котлап, алдагы тормышларының бүгенгедәй балкып торуын, бик күп балалар алып кайтып, нәсел-ыруларын баетуларын, инде дә бүген тавыш биргәннәр икән, үз тавышлары белән ил-көнебезгә тынычлык килүгә этәргеч булуларын һәм Җиңүне якынайтуларын теләп калам. Бәхетле булыгыз, яшь парлар! 

Аннан китә инде биюләр, такмаклар, җыр-моң... Хәер машинадан төшүгә үк бит башладылар, һәм кергәнче биеделәр.Һичнинди читенсенү, кыенсыну юк, бар да бии, күңел ача, ата-баба рухын яңарта. Менә ичмасам туй, истә калырлык, үрнәк алырлык.


#ВыборыПрезидента #Татарстан #Балтаси

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев