Сәламәт булыгыз!
Борын канау (эпистаксис) балаларда еш күзәтелә. Күп очракта моңа җитди авыру сәбәпче түгел. Өйдә һава коры булудан борын куышлыгы кибеп, яргаланырга, вак җәрәхәтләр барлыкка килергә мөмкин.
Икенче сәбәп — аллергия. Шулай ук борын белән бәрелү яки борын казу гадәтен дә исәптән чыгарырга ярамый. Моңа канның оючанлыгы үзгәрү, борын куышлыгындагы тайпылышлар, кан басымы күтәрелү дә сәбәпче булырга мөмкин.
Шулай ук С һәм К витаминына кытлык кан тамырларын зәгыйфьләндерә ала. Әгәр борын канау 20 минут эчендә туктамаса, еш кабатланса, баланы табибка күрсәтергә кирәк.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев