Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

#МойТатарстан республика фотоконкурсында 2 көн эчендә 24 iPhone12 бүләк иткәннәр!

Конкурска Татарстан халкыннан 115 меңнән артык фотосурәт килгән һәм бу минутларга аларның саны арта бара.

Унбиш меңләп катнашучы һәм бүләк ителгән 24 12нче iPhone  –  #МойТатарстан республика фотоконкурсының беренче ике көне нәтиҗәләре әнә шундый. Бүген социаль челтәрләрдә масштаблы онлайн-шоу трансляциясе белән конкурсның өченче финал көне бара.

Татарстан Республикасының һәр кешесенең кыйммәтле гаджет алу мөмкинлеге бар: бүген 20 сәгатькә кадәр үз сайлау участогыңда фотога төшәргә яки селфи ясарга һәм #МойТатарстан хэштегы белән ВКонтакте яки Instagram социаль челтәрләрендәге үзеңнең битеңә урнаштырырга кирәк.

19 сентябрьнең 14 сәгатенә конкурста 115 меңнән артык фотосурәт катнашкан,  барлык җиңүчеләр 30 12нче iPhone алган.

Ә бүген Татарстанның иң эре социаль челтәрләрендә «Минем Татарстаным» онлайн-марафон трансляциясе бара. 20:00 сәгатькә кадәр һәр сәгать саен #МойТатарстан фотоконкурсында катнашучылар өчен 12нче iPhone иясе булу мөмкинлеге бар.

13 сәгать дәвамында барган онлайн-марафон вакытында теләгән һәркем Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиева кебек яраткан артислар чыгышларын карый ала, Татарстан Республикасының төп символларын сайлау буенча, «Татарстар. Мирас», «Җырлыйк әле, матурым» проектларының финалларын күрәчәк, шулай ук татар эстрадасының яшь, популяр башкаручыларының чыгышларын карау мөмкин булачак. Төп концерт программасын Салават кичке сәгать алтыда ачачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар смартфон Татарстан сайлау кәрәзле телефон думага сайлаулар айфон от