Балтач малайлары Самарада да шахмат уйный (+фото)
Спорт

Балтач малайлары Самарада да шахмат уйный (+фото)

27 сентябрь - 4 октябрь көннәрендә Самара өлкәсенең Кинель-Черкаск бистәсендә 15 нче тапкыр авыл җирлегендә яшәүче һәм укучы балалар арасында Бөтенрәсәй шахмат ярышлары узды.

Турнирда илебезнен 18 регионыннан 116 малай һәм 74 кыз көч сынашты. Әлеге ярышларда безнең районнан Азат Хөрмәтуллин һәм Әмир Абдрахмановлар катнашты. Яшь шахматчыларыбыз матур уен күрсәтеп, үзләренең осталыкларын тагын да арттырып кайтты.
Иң югары нәтиҗәгә Бөрбаш авылыннан Әмир Абдрахманов иреште. Ул 2008-2007нче елгы малайлар арасында 2 нче урынны яулады!!
Әмирне чираттагы җиңүе белән ихластан котлыйбыз, дип хәбәр итә тренер Ландыш Гарифуллина.

Ландыш Гарифуллина фотолары.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев