Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачның чаңгы юллары кунаклар кабул итә

Иртәгә, 6 март көнне, Балтачның чаңгы трассасында күрше район команалары катнашында чаңгы ярышлары узачак.

Күрше районнар белән үзара дуслыкны тагын да ныгыту максатыннан оештырылган әлеге бәйге тәүгесе.

– Кукмара, Саба һәм Балтач районнарында бик яхшы чаңгы трассалары эшләп килә. Атна саен “Төнге чаңгы юллары” үз фанатларын җыя. Шунлыктан күршеләр белән очрашып, осталарны барлау һәм үзара дуслыкны тагын да ныгыту максатыннан ярышлар үткәрергә булдык, – ди район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.

Команда составында барлыгы 12 кеше катнашачак. Команда составында район башлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе, урта һәм яшь буын һәм балалар чыгыш ясаячак. Чаңгычылар бер чакрым арада көч сынашачак. Ярышлар кичке сәгать 6да башлана. Рәхим итегез. Сезне чаңгы трассасында көтеп калабыз. Килегез, күңелле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы ярышы