Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта "Төнге чаңгы юллары"на җитәкчеләр баса

Иртәгә, ягъни 11 гыйнвар көнне "Сабантуй" ял һәм спорт паркында яктыртылган чаңгы трассасында Балтач район Советы һәм ...

Балтачта чаңгы спортына караш кимеми. Киресенчә, соңгы елларда районыбыз халкы арасында популярлашып киткән "Төнге чаңгы юллары" чарасы чаңгы спортына карата булган мәхәббәтне бермә-бер арттырды гына. Төрле хезмәт коллективлары, район җитәкчеләре, яшьләр, гаиләләр, ветераннарыбыз өчен дә һәр атнаның билгеле бер көнендә кичке сәгатьләрдә ярышлар оештырылып килә.

"Төнге чаңгы юллары" быел да үз эшен дәвам итә. Иртәгә, ягъни 11 гыйнвар көнне "Сабантуй" ял һәм спорт паркында яктыртылган чаңгы трассасында Балтач район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, Балтач шәһәр җирлегендә урнашкан оешма-учреждение җитәкчеләре өчен чаңгы ярышы була.

Ярышка теркәлү вакыты - 18.00 -18.25 минутка кадәр.
Ярышка старт - 18 сәгать 30 минутта булачак.

Хатын-кыз һәм ир-егет җитәкчеләр 1,5 чакрымга ярышачак. Җиңүчеләргә Грамоталар һәм истәлек бүләкләре каралган.

Хатын-кыз җитәкчеләр ике категориягә бүленеп ярыша:
- 40 яшькә кадәрге;
- 40 яшьтән өлкәнрәкләр.

Ир-егет җитәкчеләр дүрт төрле категориядә ярыша:
- 35 яшькә кадәр;
- 45 яшькә кадәр;
- 55 яшькә кадәр;
- 55 яшьтән өлкәнрәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы ярышы

2
X