Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтачта йөзү ярышлары узды яки балтачлылар киләчәктә нәрсәгә өметләнә? (+фото)

«Дулкын» йөзү бассейнында 2007-2013 елгы егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча ачык фестиваль узды.

Бүген «Дулкын" бассейнында Әфган сугышында һәлак булган райондашларыбыз Т. Гыйльванов һәм Р. Гарифуллин истәлегенә йөзү ярышлары булды. Ярышларда Балтач балаларыннан тыш, күрше  Арча, Кукмара, Саба, Теләче, Мамадыш районы спортчылары да көч сынашты.

Балтачлыларның калган район балаларына караганда тәҗрибәләре әле зур булмаса да, сер бирмәделәр.

- Бу ярыш соңгысы түгел, киләчәктә җиңүчеләр арасында Балтач егет-кызларының сафлары артыр, - диде чараны оештыручылар.
Алар шулай ук спортчыларны ярышларга әзерләгән тренерларга аерым рәхмәт белдерде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йөзү ярышлары