Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Батыр егетләр булганда, берни куркыныч түгел! (фото)

Чарага кунак буларак районның Хәрби комиссариатыннан Ахмадуллин Булат Ирек улы да чакырылган иде.

20 февраль көнне «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында, якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, дзюдо түгәрәгенә йөрүчеләр арасында спорт чарасы узды.

Катнашучылар ераклыкка сикерү, турникта тартылу буенча үз көчләрен сынады һәм күңелле эстафетада катнашты. Дзюдо буенча тренер Никита Павликов үз кул астында тәрбияләнүчеләрне төрле биремнәр үтәргә чакырды.

Чарага кунак буларак районның Хәрби комиссариатыннан Ахмадуллин Булат Ирек улы да чакырылган иде. Ул үз үрнәгендә егетләрне һәм кызларны батыр булырга, туган илеңне яратырга, Ватанга хезмәт итәргә өндәде, ярышны күзәтте.

Спорт чарасы бик күңелле узды! Бер генә катнашучы да бүләксез калмаган өчен «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы ТР Дзюдо Федерациясенә һәм шәхсән «Волго—Вятскуправавтодор» федераль казна учреждениесе җитәкчесе Хафизов Тимур Солтан улына олы рәхмәтен җиткерә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев