Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Батырларның батыры Айдар Хәйретдинов

Бүген татарның батыр улы, көрәшче, Татарстанның Атказанган спорт остасы, билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы Айдар Хәйретдинов үзенең туган көнен билгеләп уза. Без аның белән күптән түгел генә Балтачта очрашкан идек.

Моннан бер ай элек Балтачта 19-21 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча республика беренчелеге узган иде. Укырга: Татарча көрәш Балтачка кайтты. Әлбәттә, Балтач кадәр Балтачка килеп тә, Айдар Хәйретдинов белән сөйләшмичә китсәң, дөрес булмас иде. «Идел» хәбәрчесенә янына якынлашкан чакта ук, безнең диктофон инде кабызылган, ә әңгәмәдәшебез көлә башлаган иде, янәсе, әйдә, болай гына сөйләшик инде:)

Нәрсә күзгә ташланды? Беренчедән, Айдар Хәйретдиновны туган ягы Балтачта таныйлар, санлыйлар, хөрмәт итәләр. Хәер, бөтен республикага танылган көрәшче уллар тәрбияләп үстергән Хәйретдиновлар гаиләсе хөрмәттә биредә. Икенчедән, Айдар үзе гел шул ук. Заманында «Батыр» спорткомплексында үзеннән берничә дистә тапкырга авыррак булган Рөстәм Мухамовның аяк араларына кереп һәм тезләренә утыртып, келәмгә салганы әлегедәй күз алдымда тора. Шул чакта үзенә бер-ике сорау биргәнем хәтердә. Аннан ул күп тапкырлар чемпион булып танылды, дөньякүләм аренада үзе белән санлашырга мәҗбүр итте, эшендә зур дәрәҗәләргә иреште, әмма шәхес буларак, кеше буларак Айдар Хәйретдинов әле дә шул, әле дә шундый.

Балтачка баргач, Айдардан аның Әлмәттә командалар арасындагы бәйгедә келәмгә чыгуы турында сорашмый булдыра алмадым. «Радик, яшерергә дә кирәкми, акланырга да яратмыйм, әмма дөресен әйтәм: безнең келәмдә ут чыгарыр чаклар үткән инде ул. Никадәр кызганыч булса да. Келәмгә кайткан очракта да, элеккечә көрәшеп булмаячагын мин дә, якыннарым да аңлый. Чөнки һәрбер нәрсәнең үз чоры, үз вакыты була. Ул кайту шартлы кайту, әлбәттә. Әлмәткә дә командага көч бирү, егетләргә рухи күтәрелеш кертү өчен кердем. Шунысын искәртәм: келәмгә теге вакыттагы Айдарны, титуллы Айдарны калдырып, онытып чыктым».

Билгеле булганча, соңгы елларда Айдар Хәйретдинов Теләче районында Эчке эшләр бүлеген җитәкләде. Бүгенге көндә ул туган төбәгендә, Балтачта «Росгосстрах» оешмасында җитәкче булып хезмәт куя. Үзе күнегү залларына йөргәләсә дә, әлегә яшьләр белән эшләми, ләкин киләчәктә тренерлык эше белән дә ныклап шөгыльләнә башлау мөмкинлеген яшерми.

Һәр нәрсәнең үз чоры булса да, Айдар Хәйретдинов әнә быел да ныклап Сабан туйларына әзерләнгән кебек. Туган авылы Арборда һәм Балтач район Сабан туена чыгып, абсолют батыр исеменә лаек булды. Кызык, Айдар үзе яуланган тәкәләренең санын хәтерлиме икән?..

Әлегә исә без янә Айдар Хәйретдиновны туган көне белән котлыйбыз! Ихластан һәм барлык көрәшчеләр исеменнән!

 

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш