Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Безнең авыл Плющенкосы яки...

Моннан берничә ел элек авылыбыздагы берничә әти берләшеп, балаларын район үзәгендәге бозларга йөртә башлады. Тәлгать, Фәргать, Фәнис, Рәсим... Билгеле инде, балалар шуганда әтиләр дә читтә карап тормый бит.

Туганым Тәлгать тә бозга чыга һәм егылып, аягын авырттыра. “Татарстан” хуҗалыгында гараж мөдире булып эшләгән чагы иде дип хәтерлим. Билгеле, “нәрәт”кә – көн саен үтә торган белгечләр җыелышына йөри алмый Тәлгать. Шундый  “нәрәт”ләрнең берсендә ул чактагы рәис Рамил Нотфуллин коллегаларыннан аның хәлен белешә: “Безнең Плющенконың ни хәле бар?”... Дөрес, аңа карап, Тәлгатькә бу кушамат ябышып калмады. Әмма авылларда, районыбызда әле дә балалары белән бергә спорт белән шөгыльләнүче әтиләр турында ишеткән саен шушы хәл искә төшә.

–Районыбызда спортчы гаиләләр бик күп, – ди бу хакта кызыксынгач, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин. – Ләйсән-Азат Әхмадуллиннар, Алсу-Рамил Нигъмәтҗановлар республика ярышларында урыннар алды. Кече Лызидан Григорьевлар, Кенәдән Ибраһимовлар, Соснадан Ситдыйковлар, Пыжмарадан Шәфигуллиннар, Чепьядан Мортазиннар... – бәхеткә, мондый актив гаиләләребез һәр авылда диярлек бар. Рифат Зарипов, Булат Исрафилов, Булат Зыятдинов, Эмиль Гарипов, Альберт Бәзәгытдинов, Айдар Хәйретдинов, Глеб Давлеков... – балалары белән даими шөгыльләнүче, спорт залларына, ярышларга йөрүче әтиләребез дә шактый. Һәм алар елдан-ел арта. Бу бик сөендерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт