Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Борнакның шәхси эшмәкәре Данил Гыйләҗетдинов классташлары истәлегенә хоккей ярышлары уздырды

З январь көнне Борнак иле шугалагы кәшәкә тавышы белән бөтен авылны үзенә дәшеп торды.

Баксаң, анда олысы да, кечесе дә тимераякка баскан тырышып-тырышып хоккей уйныйлар икән. Быел да гадәттәгечә авылның шәхси эшмәкәре Данил Гыйләҗетдиновның классташлары Рәдиф, Рәүфәт, Минсур истәлегенә үткәргән хоккей ярышы кубогы өчен көч сынаштылар алар.

Көне буе 5 команда Борнак халкына бик матур уен күрсәтте. Инде менә җиңүчеләр дә билгеле булды. Дүртенче урынны “Укучылар” командасы яулады, өченче урында авылның “Яшьләр” командасы калды, икенче урында “Ветеран” командасы булды. Ә инде 1 урынны һәм кубокны елдагыча авылның “Студентлар” командасы үзләреннән җибәрмәде.

Ахырдан уенга йомгак ясап, Данил узенең теләкләрен әйтеп җиңүчеләргә истәлек медальләре кидерде һәм кубок тапшырып уенчыларны тәмле пылау белән сыйлады. Араларында булмаган классташлары - Рәдиф, Рәүфәт, Минсурның әти-әниләре, һәм гомумән Борнак авылы халкы чиксез рәхмәтле иде аңа бу көнне. Шушы уен аларга дога булып барсын, урыннары оҗмахта булсын, тыныч йокласын аның классташлары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей