Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бәйрәм уңаеннан бигрәк каты типтеләр бугай

– Авыл малайлары, кунакка кайтканнар да мәш килеп футбол уйный. Зур егетләр инде бер тәртибен белеп уйнаса, кечкенәләре абыйларына карап, футбол серенә төшенә.

“Субаш кичләре гөрләп тора, малайлар туп тибеп тә күрсәтәләр, – дип язалар безгә. – Авыл малайлары, кунакка кайтканнар да мәш килеп футбол уйный. Зур егетләр инде бер тәртибен белеп уйнаса, кечкенәләре абыйларына карап, футбол серенә төшенә. Шулкадәр бирелеп уйныйлар, өйгә дә кайтасылары килми хәтта”.

Менә бит, ә без урамда бала-чага тавышы ишетелми, балалар телевизор каршында, компьютер алдында, дибез. Бәлки, балаларны күбрәк авылга әбигә-бабайга җибәрергә кирәктер, анда бәлки компьютер да юктыр, аннан өлкәннәрнең яратып карый торган телетапшырулары, сериаллары бетмичә телевизорга якын килеп булмый? Әлеге хәбәрне физкультурачылар көне тирәсендә алдык, бәйрәм уңаеннан бигрәк каты типтеләр бугай?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол