Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Җиңгән саен җиңәсе килә”...

Май ахыры-июнь башлары иде. “Айдарның кызы Европада җиңгән!” – Авыл берничә көн шушы хәбәр белән яшәде. “Вәт молодец!”, – дип сөенүчесе дә, “Кара әле!” – диеп сокланучысы да күп булды. Шулай диючеләрне ишеткән саен мин дә: “Шөкер, авылда әле кеше шатлыгына сөенә беләләр”, – дип сөендем.

– Авылдан ике язучы (авыл кешесе журналист дип тормый) “Хезмәт”тә эшләп, шул Айдар кызы турында почмакка кечкенә генә бер хәбәр бирдегез, зур итеп тә язмадыгыз, – диючеләр дә булды. Монысын да күңелгә “салып” куйган идем. Ниһаять, физкультурачылар көне уңаеннан әнә шул “оеткы”ны  чынбарлыкка әйләндерергә мөмкинлек чыкты.

Авылдашларның шулай сөенүе дә, гаҗәпләнүе дә аңлашыла. Моңа кадәр әле бездә мондый уңышка ирешкән спортчы юк иде шул. Хәер, Айгөлнең әтисе Айдар үзе дә, мәктәптә укыган чакта ук район, республика күләмендәге ярышларда зур уңышларга иреште, райондагы иң өметле спортчыларның берсе булды. Балтачта үткән Рәсәй Сабантуенда яшүсмерләр арасында баш батыр да калган иде. Ни сәбәпледер, соңрак көрәшне ташлады гына. Айгөлнең спортка тартылуы да Айдар йогынтысы булып чыкты.

– Без кечкенәдән әти белән бергә төрле күнекмәләр ясый идек, уйнап-шаярып кына кул да көрәштерә идек, – дип сөйли ул. – Зуррак үскәч, Иске Салавычка спортзалга, секциягә йөри башладым. Төрле тренажерларда шөгыльләндек, аннан Ранил абый Сафиуллин җитәкчелегендә кул көрәше секциясенә язылдым. Чөнки ул чакта бу төркемгә йөрүче кызлар күп иде...

Дөрес, шөгыльләнүләр җитдиләнә барган саен сафлар сирәгәя бара һәм 1997-1998 елда туган кызлар мәктәп тәмамлаганнан  соңгы ике елда инде Айгөл үзе генә йөри.

– Җиденче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Беренче елны ук район күләмендәге ярышка бардык, дүртенче урын алдым. Риза булмадым. Җиңәсе килгән иде, ул ярыштан үземә ачу чыгып кайттым...

Әнә шул ачу аңа тагын да ныграк шөгыльләнергә булыша да инде. Тырышлыгына, үҗәтлегенә бәрабәр җиңүләр озак көттерми. Сигезенчедә укыганда ук инде ул районда һәм республикада беренче урынны ала. Идел буе федераль округында исә көмеш медаль яулый. Аннан соңгы ике елда да республикадагы уңышын кабатлый, Идел буе төбәгендә шулай ук ике елда да 45 килограмм авырлыкта кызга тиңнәр булмый.

Көрәшче, спортчылар өчен авырлык дигәнең бик мөһим икәнен белгәнгә, Айгөлгә дә бу сорауны бирәм. Дөрес чамалаганмын: өч ел буе бер үк авырлыкта ярышу өчен кызга шактый арту-кимүләр белән көрәшергә туры килгән.

– Берничә тапкыр 4-5әр килограммны “ташладым”...

“Ташладым” дип әйтүе җиңел кебек тоелса да, авырлык киметү өчен бердән шактый тырышырга кирәк, ә икенчедән, артыграк мавыксаң, организм  көчсезләнә, хәлсезләнә – бу ярыш нәтиҗәләренә кире йогынты ясарга мөмкин. Шул ук вакытта әле бит шөгыльләнүне дә туктатып булмый, ныграк шөгыльләнгән саен мускуллар да үсә...

Айгөл хакындагы язма белән "Хезмәт" газетасының 31нче санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев