Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүләр җиңел бирелми яки яраткан тренерга рәхмәт сүзләре (+фото)

Җиңүләр җиңел бирелми. Ә менә Ландыш Василовна кебек тренерлар булганда безнең шахматчылар Карпат тауларын да күчерергә сәләтле.

23-27нче июль көннәрендә Чистайда төбәкара “Зур Кама”дип исемләнгән балалар арасында шахмат турниры булып үтте. Безнең районнан Хәйруллин Әмирхан, Абдрахманов Әмир, Шаһимәрданова Рамилә катнашты. Иң югары күрсәткечкә Рамилә иреште, 3нче урынны яулады.

Шулай ук  июль ахырында Мәскәү шәһәрендә “Транснефть финанс” оешмасында эшләүче хезмәткәрләрнең 4нче жәйге спартакиадасының финал ярышларыүтте. Әлеге ярышларда райондашыбыз Кариле авылы кызы Гайфетдинова Гөлшат шахмат уйнап, 3нче урынны яулады. Россия күуләмендә зур җиңү яулаган өчен без бик шат. Гөлшат үзенең трениры Ландыш Гарифуллинага бик зур рəхмəтле.

- Əле ярый Ландыш апа кечкенəдəн шахматны яратуга стимул бирде. Эшкә урнашкач та, шахматның файдасы зур булды, –  ди Гөлшат.

Җиңүләр җиңел бирелми. Ә менә Ландыш Василовна кебек тренерлар булганда безнең шахматчылар Карпат тауларын да күчерергә сәләтле. Бәйрәм көнендә Ландышның күпсанлы укучылары аңа иң изге теләкләрен ирештерә, саулык, бәхетле тормыш, зур уңышлар тели.

Ландыш Гарифуллина алны-ялны белми эшләүче тренер. Соңгы айларда алар көндәлек ярышларда булдылар. Җәйге ял турында бөтенләй оныттылар, әмма аның караы күпме уңыш, күпме медаль кайтты. Дәвамлы булсын җиңүләрегез. Киләчәктә дә зур уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев