Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Команданың бурычы – беренче унлыкка керү иде...”

Рәсәйкүләмендә авыл яшьләре арасында 12нче тапкыр оештырылган җәйге спорт уеннары тәмам. Биредә катнашкан егетләребез-кызларыбыз чәршәмбе көнне Балтачыбызга кайтты. Куанычлы уңышлар белән кайткан спорт сөюче яшьләребезне Балтач чигендә каршы алдылар.

Исегезгә төшерәбез, 3сеннән 7 августка кадәр Курск шәһәрендә уникенче Бөтенрәсәй авыл уеннары барды. Анда 60 регионнан 2100 спортчы катнашты. Татарстан җыелма командасы составында алты райондашыбыз республика данын яклады.

Бөтенрәсәй авыл уеннары Бөек Ватан сугышы елларында Курск дугасында барган кискен бәрелешләрнең 75 еллыгына багышланды. Ике елга бер тапкыр уздырылучы әлеге ярышларны авыл яшьләре араcында Кече олимпия уеннарына тиңләргә була. 40 спортчыдан торган безнең республиканың команда составында Балтач районыннан да егет-кызларыбыз бар иде. Алар “Сосна” авыл җирлеге буенча тупланды:  стритбол спорт төреннән Алисә Галләмова, Гөлгенә Галимова, Рамилә Хәбибуллина, механизаторлар спорт төрендә Сосна кызлары Эльвира Ситдыйкова һәм Гүзәл Габдрахманова, Фәнил Габдрахманов (тренер)  һәм дә “Силовое троеборье” дан районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин (Рөстәм исә Бөрбаш егете).

– Безнең бурыч – стритбол спорт төреннән беренче унлыкка керү иде, һәм без лаеклы рәвештә 8нче урынга менеп җитә алдык, – ди Рөстәм Рафисович. – Ярышларның нигезләмәсе буенча, спорт төрләре арасында механизаторлар, сыер савучылар, печән чабучылар да булырга тиеш иде. Механизаторлар спорт төрендә Сосна кызлары Эльвира Ситдыйкова һәм Гүзәл Габдрахмановалар чыгыш ясадылар. Кызларыбыз шаккаттырып, ир-егетләр командалары белән беррәттән чыгыш ясап, Бөтенрәсәй күләмендә чемпион булдылар, ә Гүзәл барлык  көндәшләрен җиңеп, шәхси чыгышта беренчедә калды.

Ә Рөстәм үзе “Силовое троеборье” дан 6 урынга, шулай ук канат тартуда катнашып, икенче сезон рәттән чемпион исеменә лаек булган.

Шулай итеп, Татарстан үз группасында беренче урында, ә гомуми исәп буенча Чиләбедән генә калышып, икенче урынны яулады.

Ә инде республика данын яклап, бигрәк тә Балтачыбызны таныткан әлеге егет-кызларга мең кат “Афәрин!” диясе килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев