Казан Сабан туенныӊ ат чабышлары традиция буенча Казан ипподромында узды. Төрле ераклыкка һәм юнәлешләр буенча уздырылган чабышкы бәйгеләре халыкны күпләп җыйган иде.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы Кубогына 1800 метр арада чиста токымлы бияләр арасында барган киеренке узышта «Татарстан» күмәк хуҗалыгыныӊ «Ландарка» кушаматлы ат финишка беренче булып килде. Зур җиӊү белән котлыйбыз!
Фото: автор
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев