Марина Мулюкова Сочида узачак ярышларга юллама алды!
Марафонда Балтач спортчылары да төрле дисциплиналарда актив катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште
Саба районында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырган «Спорт җире» («Земля спорта») Бөтенроссия марафонының төбәк этабы узды.
Спортчылар үзләрен гаилә ярышлары, пляж футболы, волейбол, ГТО нормативлары тапшыру, төрле дистанцияләргә йөгерү, көч экстримы кебек спорт төрләрендә сынады.
Марафонда Балтач спортчылары да төрле дисциплиналарда актив катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште.
«Балтач газы» идарәсеннән Марина Мулюкова үз дисциплинасында ГТО нормативлары тапшыру буенча өченче, көч экстримында беренче урынны яулады һәм сентябрь аенда Сочида узачак ярышларга юллама алды! Ихластан котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев