Мәргәннәр аграр көллияттә укый
Спорт

Мәргәннәр аграр көллияттә укый

Арча аграр көллиятенең Нормадагы икенче номерлы филиалында пневматик коралдан ату буенча ярышлар узды.

«Форпост» оешмасы җитәкчесе Фердинант Гыйлемҗанов көллиятнең педагог-оештыручысы Лилия Фазуллина белән берлектә форпостчы егетләр арасында пневматик коралдан ату буенча ярышлар оештырдылар. Егетләр мәргәнлектә зур теләк белән көч сынашкан. Форпостчылар арасында беренче урынны Салават Мөхәммәтшин яулаган, Рәнис Сабиров – икенче, Рәйхан Латыйпов өченче булган.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ату ярышы

Нет комментариев