Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шахмат уйнадык, рәхәтләнеп ял иттек ... (+фото)

Традиция дәвам итә. “Балтачагрохимсервис” җәмгыяте призына узучы регионара шахмат ярышлары турында  язуым.

Заманында шушы җәмгыятьнең баш хисапчысы Гадрәфыйк Гозәер улы Фәйзрахманов башлаган кечкенә генә ярыш инде аеруча зур масштабта уздырыла башлады. Быел да гимназиянең актлар залына ярышларыбыз үзебездән,  күрше-тирә районнардан, Киров өлкәсе, Мари Иле республикасыннан 50 шахматчыны җыйды. 9 турда узган ярышларыбыз кичен генә тәмамланды.

Бу юлы да ярышларыбызны ачып, җәмгыять җитәкчесе, шул ук вакытта район шахмат федерациясен җитәкләүче Наил Рәүф улы Гыйләҗев районыбызның, оешманың бүгенге яшәеше, сулышы белән таныштырып узды. Район спорт оешмасы җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин исә спорттагы уңышларыбыз турында ассызыклап әйтеп узганнан соң, оешма җитәкчелегенә үзенең олы рәхмәтен җиткерде. Чыннан да оешма әлеге ярышларны оештырудан тыш, барлык республика ярышларына баручыларның да төп иганәчесе булып тора. Шуңа да уңышларыбыз да күз алдында. Алай гына да түгел, бу ярышларыбызда җиңүчеләребезне әле шушындый ярышларда аерым бүләкләп тә узалар. Шушы көннәрдә генә Ижевск шәһәрендә узган Бөтенроссия ярышларында 2 урынны яулаган Салавычтан Азат Хөрмәтуллинны бүләкләгәндә зал көчле алкышларга күмелде. Татарстан гимны яңгыраганнан соң ярышларыбыз башланып та китте.

Елдагыча җиңүчеләребезне  4 номинациядә ачыкладык. Ир-егетләр, хатын-кызларыбыз, ветераннар һәм аерым җирле уенчыларыбыз арасында. 1-5 урыннарны яулаучылар акчалата бүләкләргә лаек булдылар.

Ир-егетләр арасында 1-5 урыннарны Казаннан Россиянең спорт остасы Илдар Низамов, Арчадан Ленар Вахитов, Мари Иленнән Олег Иванов, Кукмарадан Илгиз Хаҗиев, Нурлан Хисмәтовлар яуласа, җирле уенчыларыбыз арасында Азат Хөрмәтуллин/Салавыч/, Сәйдәш Камалов/Балтач/,Семен Шестаков/Карык-Серма/, Инсаф Сәмигуллин/Балтач/, Әмир Абдрахманов/Бөрбаш/ лаек булдылар.Хатын-кызлар арасында Нормадан Нормадан Ландыш Гарифуллин, Кукмарадан Диана Гәрәфетдинова, Бөрбаштан Зифа Корбанова җиңүче булсалар, ветераннарыбыз арасында бу урыннарны Арчадан Марсель Хәлилов һәм Данил Рәхимов, Биектаудан Альберт Вәлиуллин бүлештеләр.

”Иң өлкән, иң яшь балаларыбыз” номинациясендәге бүләкләргә Кукмарадан Камил Шәймарданов, Балтачтан Зәринә Сәмигуллина, Нормадан Раил Мәрданов лаек булдылар. Тагын махсус бүләкләребез  балаларыбыздан  Дилә Закирова, Раил Мәрданов, Әмирхан Хәйруллинга да бирелде.

Менә шулай  истәлекле минутларга бай булды турнирыбыз. Ярышларны ябу тантанасында сүз алып, Казаннан килгән ФИДЕ вәкиле, спорт остасы Илдар Низамов, Кукмарадан даими катнашучыбыз Илгиз Хаҗиевлар барлык оештыручыларга  үзләренең олы рәхмәтләрен җиткереп, җитәкчелеккә алга таба да зур уңышлар теләп калдылар. “Мондый итеп ярышларны республика дәрәҗәсендә оештыра алмыйлар”, - дигән фикердә таралыштылар, уенчылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев