Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шакировлар гаиләсе балалар өчен зур бәйрәм ясады (+фоторепортаж)

Менә инде ничә еллардан бирле Илнур Шакиров үзенең шəхси призларына шахмат ярышлары үткəреп килә.

Кариле авылында яшәүче Илнур Шакиров һәм аның гаиләсе инде ничә еллар яшь шахматчыларны саллы бүләкләр белән куандыра. Быел балаларны бергә җыеп, ярыш үткәрү мөмкинлеге булмаса да, ярышлар тукталмады. Бәйге онлайн режимда узды.

2011 һәм аннан яшьрәкләр:
1 урын – Закирова Дилә (гимназия) 
2  урын – Сәмигуллина Зәринә ( Балтач) 
3 урын – Корбанова Зифа (Бөрбаш)

1 урын – Мәрданов Раил( Норма мәктәбе) 
2 урын – Кәримов Айзат ( Шубан мәктәбе) 
3 урын – Мөҗипов Ильяс ( Норма мәктәбе) 

2008-2010 елгылар
1 урын – Абдрахманов Әмир (Балтач мәктәбе)
2 урын – Хәйруллин Әмирхан (гимназия) 
3 урын – Камалав Сәйдәш(гимназия) 

1 урын – Сәмигуллина Әдилә (Балтач мәктәбе) 
2 урын – Кәримова Алсу(Норма мәктәбе) 
3 урын – Хәбибуллина Дилә (Норма мәктәбе)

Җиңүчеләрне Шакировлар үзләренә чакырып котлады. Балалар бик канәгать калды. Әти-әниләр дә олы рәхмәт белдерде.

“Шакировлар гаиләсе балалар өчен  зур бәйрәм ясады. Бүләкләр дә бик саллы иде. Балаларны сөендергән өчен Шакировлар гаиләсенә Аллаһының рәхмәте яусын, ди Кариле авылыннан Мәрдановлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев