Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Үзгә көрәш турниры

Ярышларыбызның төп үзенчәлеге шунда булды, егетләребезнең Сабантуйларга әзерлеге ничегрәк икән соң?

Зур тарихы булган Тукай исемендәге хуҗалык призына узучы татарча көрәш ярышларын быел елдагыча олы даталарга багышламаска булдык. Мәшһүр шагыйребез Тукайның да туган көннәре үтеп китте, Бөек Җиңү көне дә…

Ярышларыбызның төп үзенчәлеге шунда булды, егетләребезнең Сабантуйларга әзерлеге ничегрәк икән соң?

Башлануы да матур башланып китте ярышларыбызның. Субаш мәктәбенең кан кардәшләребез — керәшен татарларының фольклор ансамбле яшьләребезне баскан җирдә биетеп торды, баскан җирдә җырлатты. Басу-кырларда кайнаган эш вакыты булса да, районыбыз җитәкчеләре дә вакытларын кызганмыйча, ярышларыбыга кереп чыгарга вакыт таптылар. Районыбызны гына түгел, республикабызны быел шаулаткан бер төркем яшьләребезгә, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев, спорт җитәкчебез Рөстәм Заһидулллин җиңүчеләребезне котлап, район башлыгы исеменнән акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Аннан яшь көрәшчеләрне көне буена рухландырып торган тагын бер яңалык, бу ярышлар тарихында беренче мәртәбә, җиңүчеләребезне шагыйребез сурәте төшкән дәрәҗәле медальләр, өч призлы урынны яулаган командаларны бик матур истәлек Кубоклары көтә иде. Рәхмәт хуҗалык җитәкчесе Рамил Мөхәммәтгалиевка. Һәр яңалыкка омтылучы, хәлебезгә керә торган җитәкче ул.

Үлчәү авырлыкларына да берникадәр үзгәреш керттек, кечкенә балаларыбыз нәүмиз калмасыннар дип. 28 килограммга кадәр үлчәү авырлыгындагы орчыкларның көрәше үзе бер тамаша бит инде ул. 11 бала үз көчен сынап карады бу көнне бу үлчәүдә. Менә шушы балалар инде ул безнең киләчәгебез… Нөнәгәрдән килгән Алмаз Камалов өчен бу ярыш аеруча куанычлы булды, ул беренче мәртәбә кечкенәләр арасында чемпион булып танылды. Үлчәнгәндә үк Чепья егете Артур Григорьевка “наказ” бирә торган гадәтем бар. Ничектер безнең ул егетебезгә шундый бер этәргеч кирәк. Молодец, “наказны” үтәде, икенче булды.

Башка үлчәү авырлыкларында да көрәшчеләребез аз булмады. 13 мәктәптән 78 көрәшче бил алышты бу көнне. Хәер, барлык “элитабыз” да биредә булды. Кызыктыргыч сюрпризлар булгач, көрәшебез дә кызу булды. Смәел егетләре бу көрәш тарихында булган позицияләрен тагын да ныгыта төшеп, тагын беренчелекне, инде өченче мәртәбә үзләрендә саклап калдылар. Сөенештеләр инде, үзләре дә иң зур Кубокны эләктергәч. Хәер, көрәштерә дә, ял да иттерә белә аларның остазлары Альберт Алимас улы. Әле менә шушы көннәрдә генә егетләре белән табигать кочагына чыгып рәхәтләнеп ял иттеләр алар.

Икенче-өченче урыннарның да хуҗалары үзгәрмәде, Яңгул һәм Чепья егетләре. Нөнәгәр, Бөрбаш, Куныр егетләре дә сокланырлык итеп бил алыштылар. Араларында хәтта призерлар да бар.

Инде җиңүчеләребез белән дә танышырга вакыт җитте кебек.

28 килограммга кадәр: 1.Алмаз Камалов/Нөнәгәр/ 2.Раил Сибгатуллин/Яңгул/ 3.Кәрим Гарифуллин/Норма/.

32 кг. 1.Газинур Гарипов. 2. Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/ 3.Фәнзил Кәбиров/Арбор/.

36 кг. 1.Ленар Әүхәдиев/Бөрбаш/ 2.Артур Григорьев/Чепья/ 3.Әлфис Галимов/Бөрбаш/.

40 кг. 1.Рәнис Зарипов/Гимназия/ 2.Никита Чернов/Чепья/ 3.Никита Михайлов/Куныр/

45 кг. 1.Алмаз Галләмов/Арбор/ 2.Хәсән Әсхәдуллин/Яңгул/ 3.Илназ Якупов/Смәел/.

50 кг. 1.Кәрим Ногманов/Чепья/ 2.Әмир Миннегалиев/Смәел/ 3.Сергей Иванов/Субаш/

55 кг. 1Тимур Зайцев/Нөнәгәр/ 2.Рәсим Зәйнуллин/Яңгул/ 3.Ильяс Низаметдинов/Яңгул/.

60 кг. 1.Илгизәр Галимуллин/Смәел/.

65 кг. 1. Ранил Ганиев /Норма/ 2.Рәсүл Дәүләтшин /Куныр/ 3.Фирдүс Галимуллин /Смәел/.

70 кг. 1.Рәниф Камалов/Нөнәгәр/ 2.Илгизәр Габделбәров/Смәел/ 3.Рөстәм Гыйльмуллин/Яңгул/.

80 кг. 1.Фәннур Әһлиуллин/Смәел/ 2. Рөстәм Сираҗиев/Чепья/ 3.Марат Фатыйхов/Салавыч/.

Югары улчәүдә: 1.Айнур Ганиев/Норма/ 2.Раил Тәлгатов/Смәел/ 3.Илсаф Рәфыйков/Яңгул/.

Инде, алда Сабантуйлары. Уңышлар, барыгызга да, малайлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш