Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Мартның беренче атнасы нинди булачак?

Синоптиклар яз башына фаразларын җиткерде.

Февраль аеның соңгы декадасы быел, яз айларын да уздырып, кояшлы җылы көннәре белән сөендерде. Тик табигатьтә яз башланды дип уйламагыз, синоптиклар хәбәр итүенчә, календарь яз башына республикага янә уртача салкыннар кайтачак.

1 мартта республиканың үзәк районнарында көндез 2 градуска якын салкын булачак, төнлә исә 11 градуска кадәр суыта. Киләсе биш көндә Уфада көндезге сәгатьтә термометр баганасы -2-5 градуска, ә төнлә -8-11 градуска кадәр күрсәтәчәк.

Мартның беренче атнасында талгын җил исәчәк, урыны белән көчәйгәндә секундына 3-4 метрга кадәр җитәчәк, явым-төшем көтелми.

7 марттан республикада язгы һава торышы башлана, температура көндез урамда нульгә якын булачак.


Фото:xezmet_gazetasi

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы