Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Стипендия күпмегә артачак?

Фән һәм югары белем бирү министрлыгы бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

Русия студентларына дәүләт стипендияләрен минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә мөмкиннәр. Фән һәм югары белем бирү министрлыгы мондый мөмкинлекне тикшерә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Билгеле булуынча, узган елның сентябрендә ил буенча стипендиянең уртача күләме 2 мең 980 сум булган. Минималь хезмәт хакы агымдагы елда 12 мең 130 сум тәшкил итә.

“Русия Мәгариф министрлыгында укучыларны стипендия белән тәэмин итүне арттыруның төрле вариантлары эшләнә, шул исәптән студентларга дәүләт академик стипендияләрен минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр арттыру да”, — дип белдерә ведомство вәкилләре.

Моннан тыш, социаль стипендияләрне арттыру мөмкинлеге дә карала, дип яза Кызыл таң.

 
Фото: tverlife.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өстәмә түләүләр степендия студентлар