Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Туй балдагын югалттым...

Борынгы заманда ук туй балдаклары турында төрле имеш-мимешләр йөргән.

Шуңа күрә аларны югалту гаилә тормышына куркыныч янауны аңлаткан. Әле дә бу юраулар халык теленнән төшми.

Мәсәлән, никахка бүләк ителгән балдакны башка кешегә кияргә бирергә ярамый. Хисләрен раслау йөзеннән сөеклесенә бүләк ителгән башка бизәнү әйберләрен дә шулай ук. Бу ир-егет белән хатын-кыз бәхетенә зыян китерергә мөмкин.

Әгәр шулай да бүләк ителгән әйберне биреп торырга батырчылык итсәң, башта өстәлгә, аннары кулга бирергә тиешсең.

Туй балдагын төшереп җибәрү дә яхшыга түгел. Бу ниндидер тискәре йогынтыга әзерләнергә кирәклеген аңлата. Әгәр парның мәхәббәте көчле икән, барысын да югалтуларсыз җиңәргә мөмкин булачак.

Балдак төшеп китсә, аны кулыгызга алыгыз да, эченнән ак җеп сузыгыз. Аннары бу җепне яндырырга кирәк.

Әгәр йөзек бармактан төшеп югалса, бу талашуга, аңлашылмаучанлыкка китерә. Әгәр дә ир кеше никах балдагын югалткан икән, димәк, аңа мөнәсәбәтләргә карашларын яңадан карарга, аның гаиләсе өчен җаваплылыкны ни дәрәҗәдә алырга әзер булуы турында уйларга кирәк. Әгәр дә кәләш югалтса, сайланылган егетне чынлап та яратамы, әллә бу мавыгу гынамы икәнлеге турында уйланырга тиеш.

Туй балдагын ир-егет сатып алырга тиеш: бу бер кибеттә, бер вакытта башкарылсын.

Туй балдаклары бернинди язусыз, бизәксез, ташсыз, шома, гади һәм нык булырга тиеш, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ырымнар туй балдагы ышанулар