Февраль аенда өстәмә ял көне булачак
Төрлесе

Февраль аенда өстәмә ял көне булачак

Быел 23 февраль җомгага туры килә, бу эшләми торган көн дип санала.

Февраль аенда Татарстанда яшәүчеләрне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кыскартылган эш атнасы көтә. Бу ТР Хезмәт министрлыгы сайтында бастырылган җитештерү календаре нигезендә билгеләнә.

Быел 23 февраль җомгага туры килә, бу эшләми торган көн дип санала. Шуңа күрә казанлыларның ял көннәре 23 февральдән 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Пәнҗешәмбе, 22 февральдә, эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

2024 елда биш көнлек эштә эшләүче казанлыларны 121 ял һәм 245 эш көне көтә, дип яза Татар-информ.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев