Исән генә булсын!
Төрлесе

Исән генә булсын!

Алинә Заһитова юл һәлакәтенә юлыккан.

Олимпия чемпионының шәхси автомобилен эвакуацияләгәннәр. Аннан соң ул таксига утыра һәм авариягә эләгә.

— Хәлләр шәптән түгел. Иртән генә мин бик уңышлы көн булачак дип уйлаган идем, һәм күрәсең, язмыштыр... Планнар челпәрәмә килде, машинамны алып киттеләр, эвакуацияләделәр һәм Мәскәүнең икенче башка бер җиренә барырга куштылар. Анда килгәч, машинагыз юк, диделәр, мин икенче җиргә киттем һәм бу өч сәгатькә сузылды. Таксида барганда авариягә эләгергә өлгердем. Бик кызыклы факт. Гомумән, мин бүген бик бәхетле. Нәтиҗә шундый: башта эшлә, аннары сөйлә, - ди Заһитова үзенең Telegram каналында.
 
 
Автор:Резеда Галикәева
Чыганак: https://kiziltan.ru/

 
 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


авария

Нет комментариев