Салкыннар күпме дәвам итәчәк?
Төрлесе

Салкыннар күпме дәвам итәчәк?

24 һәм 25 сентябрьдә 0..-5 градуска кадәр салкын булу ихтимал.

Татарстанда 23-26 сентябрьдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә салкын һава торышы көтелү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Сишәмбе һәм чәршәмбе, 24 һәм 25 сентябрьдә, төбәк территориясенең зур өлешендә 0..-5 градуска кадәр салкын булу ихтимал.

Пәнҗешәмбе, 26 сентябрьдә, Татарстанның көньягы һәм көнчыгышында 0..-3 градус салкын булырга мөмкин, дип яза Татар-информ.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


салкын

Нет комментариев