"Самолетта кычкырыш, елаш булды..."
Төрлесе

"Самолетта кычкырыш, елаш булды..."

"Самолетта кычкырыш, елаш булды. Без мәтәлеп төшәрбез дип нык курыктык. Котычкыч паника булды"

Узган төндә һава торышы начар булу сәбәпле, "Мәскәү - Уфа" рейсы белән очучы самолет ашыгыч рәвештә Екатеринбург аэропортына төшәргә мәҗбүр булган.

ГорОбзор.ру  сайты язуынча, проблемалар Мәскәүдә башланган. Пассажирлар башта бер самолетка кереп утырган, бераздан аларны икенчесенә күчергәннәр.

Борт, 3 сәгатькә соңга калып, һавага күтәрелгән. Әмма һава шартлары начар, көчле яңгыр булу сәбәпле, Екатеринбургка төшәргә мәҗбүр булган.

"Самолетта кычкырыш, елаш булды. Без мәтәлеп төшәрбез дип нык курыктык. Котычкыч паника булды" - ди пассажирларның берсе.  Аның әйтүенчә, күпләр, очудан баш тартып, Уфага поездда кайту юлын сайлаган, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


һава торышы

Нет комментариев