Татарстанда ир-атны йөк поезды бәрдергән
Төрлесе

Татарстанда ир-атны йөк поезды бәрдергән

Фаҗига Коркачык — Арча станцияләре арасында, 835нче чакрымдагы тукталыш платформасында булган.

Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспорт тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фаҗига Коркачык — Арча станцияләре арасында, 835нче чакрымдагы тукталыш платформасында булган.

Ачыкланганча, 53 яшьлек ир-ат тимер юл рельслары буйлап барган. Йөк поезды аның белән тигезләшкәч, өермәле һава агымы аны тәгәрмәч астына тартып алган. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Тикшерүчеләр алдында әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау бурычы тора.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


дтп кеше үлгән поезд бәргән

Нет комментариев