Хезмәт

Балтач районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Өч ай аңсыз яткан ир-ат кома вакытында ниләр күргәнен сөйләгән

Бинтларны алыштырганда бик каты авырту тоюын әйтә, болар хәтта аның төшләренә керә

Юл-транспорт һәлакәтендә авыр җәрәхәтләр алганнан соң 3 ай буена аңсыз яткан Америка кешесе кома вакытында ниләр күрүе турында сөйләгән. Бу турында «People» журналына сылтама белән РИА «Новости» яза.

Басма мәгълүматлары буенча, 2018 елда Джо Димео төнге сменадан соң машинада барганда руль артында йоклап киткән һәм авариягә эләккән, тәненең 80 проценты пешкән. Шуннан соң ул 3 ай комада яткан.

«Комада вакытта этемне ничек йөртүемне тоеп яттым. Ул 2012-2013 елларда үлгән иде. Мин моны ахирәт тормышы дип уйлыйм: мин үз этемне очсыз-кырыйсыз калкулыкта йөрттем», — дип сөйләгән Димео.

Ул комада чагында тирә-юньдәгеләрнең тавышларын ишетүен дәвам итүен, шулай ук бинтларны алыштырганда бик каты авырту тоюын әйтә, болар хәтта аның төшләренә керә.

Һәлакәттән соң 2 ел узгач, Димеога 47 яшьлек ир-атның йөзен һәм кулларын күчереп утыртканнар, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев