Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Яшәсен әби-бабай!"

Әбиемнең җылы карашы

“Әбиемнең җылы карашы” дигән әдәби-музыкаль бәйрәмебез шушы гүзәл затларга багышланды.

Яшь буынны тәрбияләүдә әти-әнинең генә түгел, әби-бабаларыбызның роле зур. Хезмәт стажын гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе, кыйммәтенә ия булган, тәҗрибә туплаган өлкәннәребезнең бу өлкәдә, ягъни рухи тәрбия бирүдә мөмнкилекләре чиксез.
Күбесе лаеклы ялда булганлыктан, оныкларына оекбаш-бияләй бәйләп, тәмле-тәмле ризыклар пешерүдән тыш, хезмәт тәрбиясе бирү, кыска догалар өйрәтү, телебезгә мәхәббәт уяту, китап уку кебек тәрбияви чараларда баланың әти-әнисенә, безгә-тәрбиячеләргә ныклы таяныч, ярдәмче дә алар.
Чираттагы “Әбиемнең җылы карашы” дигән әдәби-музыкаль бәйрәмебез шушы гүзәл затларга багышлануы да урынлы иде. Төркемебездәге күпчелек балаларның әбиле гаиләдә үсүләре-күңелле күренеш. Бер гаиләдә 3 буынның бергә яшәүләре, икешәр әбисе булганнарын да ачыкладык.
Әбиләребезгә бәйрәм кичәсен видеога төшереп җибәрү, аларны шатландыру, оныкларының чәчәкләр тотып, бию хәрәкәтләре белән матур бәйрәмдә катнашулары бик зур сөенеч.
Кичәбездә алар хөрмәтенә яңгыраган шигырьләр, җыр-биюләр, дөнья йөген күтәргән, гаилә утын сүндермичә саклаган әбиләребезгә сабыйларның чын ихластан бирелгән олы бәйрәм бүләге иде. Һәр чыгышны, үз оныклары өчен сөенеп, аларның сәләтенә сокланырлык оныклары барлыгына шатлангандыр әбиләре.
Нәниләрнең, үз куллары белән ясап, әбиләренә бүләк биреп, матур теләкләрен җиткерүләре, сабыйлар башкаруындагы әкияти күренешне дә видеоязмадан җибәрү әбиләр өчен зур бүләк булды.
Балалар теләгенә без дә кушылабыз: өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме булган сөйкемле әбиләребез, картаймагыз әле, сәламәтлек, иминлек, яшәү яме һәрчак юлдаш булсын сезгә!


Гөлшат Зәйнуллина,
Гөлсәрия Муллагалиева,
Зәлия Якупова,
Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әби бабай