Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Яшәсен әби-бабай!"

“Иң зур байлыгым – балаларым, оныкларым”

Иң зур байлыгым – 19 оныгым, 23 оныкчыгым бар. Барыбыз бергә җыелсак 60лап булабыз – өебез тула, ди Мәрхәбә апа.

Мәрхәбә апа озак еллар Куныр авылының  абыстае булып торды, авылдашларын соңгы юлга озату йолаларын башкаруда да ярдәм итте. Тормыш иптәше Нурмөхәммәт белән сокланырлык, гыйбрәт алырлык гомер юлы үтеп, авылда дини йолаларны үтәүче һәм саклаучы өлкәннәр булулары белән һәрчак  мактаулы булдылар. Кызганыч, Нурмөхәммәт абый биш ел элек вафат булды. 64 ел бергә иңне-иңгә куеп яшәгән парларның тормыш дәвамы бүген балаларында, инде оныклар гаиләсендә чагылыш таба. Менә шунысы өчен ихластан куана, һәркөн изге догада булып, һәрберсенә хәерле гомерләр, бәрәкәтле тормыш тели ана.

Мәрхәбә апа – Куныр авылында Гайнулла абзый белән Шәрифелҗамал апа гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Гадәттә, төпчек бала иркә була дисәләр дә, Мәрхәбә исемле бу кызга, киресенчә, кечкенәдән үк тормышның ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килә. Балачак еллары ачлыкта, нужа күреп үтә, ә Бөек Ватан сугышы аны аеруча да сыный.

– Башлангыч белемне Кунырда алганнан соң, 5 чакрым ераклыктагы Шода авылына йөреп укый башладык. Тик кызганыч, сугыш бар тормышны җимерде. 7 классны көч-хәл белән тәмамладым. Өч абыемны да фронтка алдылар. Берсенең үлем хәбәре килде, икенчесе – хәбәрсез югалды... Шушы авыр кайгыны күтәрә алмыйча әниебез гүр иясе булды. Апаларым тормышка чыктылар. Сугыш тәмамлангач, өченче абый исән-сау кайта алды. Мин сигезенче класска барып укуымны дәвам итәргә булдым. Ләкин бер-ике ай чамасы гына укып калдым, әтиебез Гайнулла бик нык авырый башлады, урын өстенә калды. Укуымны ташлап аны карадым. Тормыш та алып барырга кирәк бит... Колхозга эшкә кердем. Үлчәүдә кабул итүче дә булып тордым, учетчик, кладовщик та итеп куйдылар, каравылда да тордым. Колхозда эш күп бит – нинди эш кушсалар шуны башкара идем. 1953 елда авылыбызның ятим егете Нурмөхәммәт Вахит улы Вахитовка димләделәр мине. Бик тырыш, акыллы, булдыклы ир булып чыкты ул. Нурмөхәммәтнең бар эш тә кулыннан килә торган иде. Авылда иң беренче булып электр уты кертүче без булдык. Ильич утын карарга бөтен авыл безгә җыела торган иде. Шуннан соң башкалар да утлы булды, ул авылны утлы итте. Тракторчы да булып эшләде, колхоз эшеннән кайтып кермәде. Мин үзем пенсиягә чыкканнан соң да тагын ике ел амбарда каравылчы булып эшләдем әле, – ди ветеран.

Вахитовлар 8 бала – 5 малай, 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Нургали, Ханнан, Мәдинә, Мөнирә, Гайнан, Илһам, Икрам, Рәмзиянең – һәркайсының үз тормышы. Бүгенге көндә җидесе исән-сау, узган ел икенче уллары Ханнан вафат булды. Авылның акъәбисе төп йортта улы Икрам белән килене Әлфинур тәрбиясендә яши. Килене белән 30 елдан артык килешеп, киңәшләшеп, тату гомер итәләр.

Мәрхәбә апаның иң зур байлыгы – балалары,19 оныгы, 23 оныкчыгы. Барысы бергә җыелса, 60лап булалар – өй тула. Моннан да зур байлык, бәхет була алмый, ди акъәби. Килешәсезме?

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әби бабай