Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар

Күпмилләтле гаиләнең тоткасы

Гамилә Гыйльмулла кызы Габделхакова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен истәлекле бәйрәм алдыннан каршы алды.

Районыбызның Югары Субаш авыл җирлегендә гомер кичерүче өлкәнебез Гамилә Габделхакова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен балалары, онык-оныкчыклары белән бергә, гөр килеп, җырлап, күңел ачып каршы алды.

— Без Бакча авылында яшәдек, балачак, үсмер еллар шунда үтте. Табигать бик матур иде анда, шомырт, миләш, юкә, сирень куаклары чәчәк атканда үзеңне оҗмахта кебек хис итәсең инде. Урманны, агачларны ярату күңелгә шул елларда салынгандыр. Бер әнигә 9 бала калдык, әти сугышка китеп, бер ел узганнан соң һәлак була. Дүрт кыз һәм биш малай үстек, бер-беребезне ташламадык, ярдәмчел булдык, – дип искә алды ветеран. Гамилә апа бу тормышта күпне күргән, әмма кайгыларга бирешми, зур гаиләнең тоткасы һәм бик кирәк кеше, кадерле зат булып гомер кичерә. Ул хезмәт юлын бүгенге Тукай исемендәге хуҗалыкта башлап җибәрә, тормыш арбасын яшьләй, төптән җигелеп тарта. Тормыш иптәше Габделфәрт белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Габделфәрт ага хуҗалыкта абруйлы кешеләрнең берсе була, лаеклы ялга чыккач, хуҗалыкның ветераннар советын җитәкли. Моннан 13 ел элек бакыйлыкка күчкән тормыш иптәше, үзенең туган көненең икенче көнендә улы Габделнурның вафат булуы Гамилә апаның күңеленә сагыш, күзләренә моңсулык иңдерә. Инде калган улларым-кызларым, онык-оныкчыларым исән-сау булсыннар, ди ветеран. Бала-оныкларын бер эштән дә курыкмаслык итеп тәрбияләп үстерә ул, чөнки үзе хезмәтнең кеше арасында ким-хур итмәсен яхшы белә. Дүрт бала, 13 онык, әле 4 март көнне генә дөньяга аваз салган кечкенәне исәпләп, 18 оныкчык Гамилә апаның шатлыгы да, куанычы да. Җәй җитсә, ветеран табигатькә юл ала, дару үләннәре, миллек, каен җиләге, гөмбәсе дисеңме, бар да аның кулыннан уза. Бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләрен дә бик теләп башкара, әле дә йон егерләп, йон язып, һәрбер оныгына, оныкчыгына атап оекбашлар бәйли.  Балаларының гаиләләре бик зур, төрле милләт кешеләрен туплаган зур бу гаиләнең башында Гамилә апа тора. Балалары, онык-оныкчыкларның һәркайсы эшкә дә, җыр-биюгә дә осталар.

Гамилә апа узган ел Балтач гимназиясе үткәргән гаилә фестивалендә онык-оныкчыклары белән катнашып, беренче урынны алырга үзеннән зур өлеш кертә. 2022 елда оныгы Эльвира, кызы Сылу белән бергә «Сабантуй» журналы үткәргән «Әбиемнең киңәшләре» конкурсында җиңүче булалар. Юбилей бәйрәме дә гаиләдә җыр-моңга күмелде. «Туган көнең белән...» дип бергәләп җырлаган вакытта Гамилә апа хисләргә  бирелеп алды, үзе дә нәфис тавышы белән «Их, дусларым, дусларым, дусларым дус-ишләрем, Яннарымда Сез булганда Шат минем күңелләрем...», дип җырлап та җибәрде.

Гамилә апаны районыбыз җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов котлап, истәлек бүләкләре тапшырса, өлкәнебезгә үзе хезмәт куеп чыккан хуҗалык, мәктәп коллективы, авыл җирлегеннән дә бүләкләр, ихлас теләкләр ирештерделәр. Илләр-җирләр тыныч булсын, һәркемгә изге теләкләр, дип озатып калды ак әби кунакларны.

Гамилә апага киләчәктә дә тәрбияле-хәерле картлык, саулык-сәламәтлек, якыннарының ихлас терәген тоеп яшәвен теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гамилә Габделхакова Югары Субаш