Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Салавычлылар “Куркынычсыз тәгәрмәч”тән уңышлар белән кайтты (+фото)

Барлык конкурслар буенча нәтиҗә чыгарганнан соң...

24-27 апрель көннәрендә Чаллы шәһәрендә республикакүләм “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсы үтте. 
Анда районыбызда җиңү яулаган Салавыч күппрофильле лицее командасы (Апанов Айзат, Закиров Сәлим, Дәминова Нәргизә һәм Хәбибуллина Динә, җитәкчеләре – Ранил Гыйләҗев) катнашты. Конкурста һәр районнан 9-11 яшьлек малайлар һәм кызлар көч сынашты. Алар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү, автогородокта юл кагыйдәләрен үтәп велосипедта йөрү, велосипед төзелешен белү һәм схема буенча өйдән мәктәпкә иң куркынычсыз юлны сызу конкурсларында үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. 
Барлык конкурслар буенча нәтиҗә чыгарганнан соң, Салавыч күппрофильле лицее командасы республика буенча 7нче призлы урынны яулады. Шәхси беренчелектә кызлар арасында Хәбибуллина Динә җиденче урынга лаек булды. Этаплар буенча карасак, велосипедта фигуралы йөрүдә малайлар арасында Апанов Айзат икенче урын, Дәминова Нәргизә дүртенче урын, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча малайлар арасында Апанов Айзат 7 урын, Хәбибуллина Динә 8 урын, автогородокта юл кагыйдәләрен үтәп велосипедта йөрү буенча Хәбибуллина Динә 5 урынга лаек булдылар. Зур уңышлары белән Салавыч куппрофильле лицее командасын чын күңелдән тәбрик итәбез һәм команданы әзерләгән җитәкчеләре Ранил Гыйләҗевка зур рәхмәтебезне белдерәбез. 
Лилия Һадиева
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учрежденисенең Балтач бүлеге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге