Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

Бәхетле пар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булды

Норма авылында Флера һәм Мөхәрләм Исхаковларга район җитәкчелеге олуг хөрмәтен белдерде

Мөхәрләм Исхаков 1932 елда Норма авылында гади эшче гаиләсендә туа. Яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килә. Әтисе сугышка китә, әнисе кечкенә балалары белән берүзе кала. 1940 елда Мөхәрләм укырга керә. Дүрт ел белем ала. Әтисе кушкан амәнәтне үти, чөнки әтисе сугышка киткәндә улына «Укы, улым, белем ал, бирешмә, сугыш булуга карама, барысы да әйбәт булачак, иң мөһиме, мин югында әниеңне, сеңелләреңне сакла», дип әйтеп калдырган була. Әтисе хәбәрсез югала. Гаиләне юклык, ачлык, хәерчелек, әтисез тормыш бөтереп ала. Шушы авырлыкларны җиңәр өчен егет фермага эшкә урнаша.

Һәм ферма эше аның гомерлек хезмәт юлына әверелә, биредә ул мәңгелек мәхәб-бәтен очрата. Озак еллар эшләү дәверендә, намуслы хезмәте өчен Мактау таныклыкларына лаек була, унберенче бишьеллык алдынгысы исемен ала. «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен» дигән таныклы-гы да бар. Флера апа да Норма авылында гади эшче гаиләсендә дөньяга килә. Аның да балачагы хәләленеке белән охшаш. Шул ук мәктәп, шул ук тормыш авырлыгы, газаплы көннәр һәм фермага юл.

Егет белән кызның сөю хисләре 1950 елларда кабына. Алар гел бергә эшлиләр, аралашалар һәм 1957 елның 12 июнендә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерәләр. Флера Рәхим кызы намуслы хезмәте өчен шулай ук Мактау таныклыкларына ия булган, «В. И. Ленинның тууына 100 ел медале» дә бирелгән үзенә. 1985 елларда ук инде ул Татарстан АССРның атказанган терлекчесе исемен йөртә, «Хезмәт ветераны» медаленә дә ия кеше ул.

Алар өчен иң зур бәхет — балалары, оныклары, оныкчыклары. Бүгенге көндә улының гаиләсе белән бергә яшиләр. Балалары өчен үрнәк булсалар, җәмгыятебез өчен чын горурлык өлгесе алар. Дуслык, хезмәт сөючәнлек, бер-береңә юл куя белү — әлеге гаиләне бизи торган сыйфатлар. Әле дә булса олылар үз үрнәкләрендә гаилә һәм дә мәхәббәт төшенчәсенең кеше тормышында иң кадерле әйбер икәнлеген раслап гомер итә. Ярату һәм бер-береңә тугрылык — аларның гаилә тормышында ныклы терәк булып урын алган. Халидә, Фәрит, Халисә исемле балалар үстергәннәр, укытканнар, кеше иткәннәр. Хәзер исә аларның кадер-хөрмәтенә кинәнеп, бәрәкәт илә игелекле гомер кичерәләр.

Район җитәкчелеге районның иң олы гаиләсен котлап, изге теләкләр җиткерде, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән Мактау таныклыгы тапшырды, Мөхәрләм агага түбәтәй, Флера әбекәйгә ак шәл бүләк иттеләр.
Үз чорларының иң намуслы хезмәт кешеләре, авылның матур парлары, районыбызны данлы-нурлы итүче, 67 ел бергә гомер иткән Флера һәм Мөхәрләм Исхаковларга мәңгелек дан диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медаль