Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

Бер гаиләдә 74 кеше: 8 бала, 21 онык, 25 оныкчык

Чапшар авылында яшәүче Гаязовлар гаиләсе Казанда үткән «Без тарихта эзлебез» бәйгесендә гран-при отып, 200 мең сум акчага лаек булды.

Алар арасында Казанга барып тиз генә теләгән уку йортына керергә теләүчеләр дә бар иде. Уку йортларының ишекләре күпләр өчен бикле булып чыкты шул. Аптыраганнан кайбер авылдашлар эшче һөнәренә укырга училищега керде. Чөнки анда өч тапкыр ашаталар, яшәргә урын бирәләр иде.

Алай дисәң, әнә Хаҗиев Камил, Рәшит абыйлар институтлар тәмамладылар. Авылда алар нинди авторитетлы кешеләр. Рәшит абый герләр күтәрә, безнең яктан аларның ишек аллары күренә, без малайлар аптырап аны күзәтәбез. Сабан туенда Рәшит абыйның көрәшкәнен горурланып карыйбыз. Авылга берәр зурырак гәүдәле кеше килсә: "Дәү кеше, Камил кадәр бар!"- диләр. 

Хисамов Фәләхетдин абый финанс -экономика институтында укый, беркайчан да күңелен төшереп йөргәнен күрмәссең, һәрвакыт көр күңелле. Садриев Камил абый да әкрен генә укый да укый, бик күренеп йөрми. Укыйм дигән кешегә мөмкинлекләр бар бит.

Без Калада укыйм дип хыялланып, күктән йолдыз чүпләп йөргәндә, классташым Нәзирә Казанга килеп тегүчелеккә укып кайтып та китте.
Нәзирә укыганда ук актив җәмәгать эшлеклесе, коеп куйган актриса иде, яхшы укыды, теләсә нинди югары уку йортына керә алган булыр иде. Аннан коеп куйган педагог чыгачак, тора бара зур үрләр дә яулаган булыр иде.

Нәзирә артыннан диярлек без дә, Казаннан авылга кайттык. Ни генә әйтсәң дә, 15 яшеннән авылдан чыгып киткән бала-чагалар гына идек шул әле. Алда безне армия хезмәте көтә, армия безне сүтеп-җыйды дисәң дә була, без аннан инде чын ир-егетләр булып кайттык. 1973-1976 елларда безнең чор яшьләре ничектер җыелышып алдык шикелле. Шуннан соң, әкренләп таралып беттек. Күп кенә егетләтеребез армия хезмәтенә алынды, шуннан соң өйләнүләр, кияүгә чыгулар, читкә китүләр китте. Камалов Мансур, Габделхаков Рафис, Ильясов Зөфәр, Шамсетдинов Әдһәм, Ситдыйков Байрон, Гаязов Фәргәт, Хәйруллин Фәнис, Хаҗиев Рәфкәт, Галимуллин Марсель, Фәләхов Тәбрис, Мөхәммәтҗанов Фәргәпләр һәм башкалар авылга кайттылар.

Авыл ямьләнде, тулыланды. Без кая гына барсак та белә идек, Дөньяда Чапшар дигән Оҗмах кисәге бар, әллә кайлардан кадәр аннан җылылык бөркелеп тора. Анда эләксәң, бөтен бәлаләрдән, клубына керсәң, бөтен авырулардан да, күңел төшенкелегеннән дә котыласың. Ул елларда клуб авылның йөрәге, үзәге иде.
Нәзирә Балтачта меховойда эшләде, кичкә таба меховой кызларының тезелешеп кайтуы үзенә бер хозурлык иде.

Артыннан авылдагы күп кенә егетләр йөрсә дә, берегезгә чыксам, икенчегез үпкәләр дигән кебек Нәзирә кияүгә күрше авылга чыкты. Мине күрәсегез килсә, концертларда катнашам, авылга гел килеп йөрим, дип әйтте кебек ул.

Аның тормыш иптәше Рәшит чыннан да түгәрәк матур йөзле, бик уңган, булдыклы кеше иде, һич уйламаганда иртәрәк китеп кенә барды, бакыйлыкка күчте шул.

Нәзирәнең күп кенә талантлары, сәләтләре әтисеннән күчкән. Нәзирәнең әтисе оста тальянчы Гәрәфи абый бер гармун белән барып Казанны үзенә каратты, яулап алды. Тарихтан карасаң, Пугачев Казанны зур гаскәр белән яулап алган диләр. Ә менә бер гармун белән Каланы яулап алучылар сирәк. Минем үземнең дә Гәрәфи абыйның чыгышларын караганым бар. Ул гел үзәктә, уртада булды, үзен татар халкының чын талантлы улы итеп күрсәтте. Гаиләләре белән килеп тә алар үзләрен алкышларга күмделәр, тамашачы мәхәббәтен яулап алдылар. Казанның Киров исемендәге мәдәният сараена без аларның концертларын карарга йөри, авылдашлар белән горурлана идек.

Әйе, чыннан да быел Балтач районының Чапшар авылында яшәүче Гаязовлар гаиләсе Казанда үткән «Без тарихта эзлебез» бәйгесендә гран-при отып, 200 мең сум акчага лаек булды. Мөнирә апа белән Гарәфи абый 8 бала: 4 кыз, 4 ул үстерделәр. Икесе мәрхүм инде. Гаилә башлыгы данлыклы тальянчы Гарәфи абый Төркиядә, Мәскәүдә, Казанда узган гармунчыларның фестиваль, конкурсларында чыгышлар ясады, лауреат булды. Аның бакыйлыкка күчкәненә дә 15 ел булды инде. Шуңа карамастан нәсел бербөтен. Тиздән Мөнирә апайга 90 яшь тула. «Гореф-гадәтләрне саклау безне үткәннәр белән бәйли. Яшәргә көч бирә, бүгенге тормышта сынатмаска ярдәм итә. Без — гап-гади авыл кешеләре. Сабырлыкны югалтмаска кирәк!», ди ул. Мөнирә апаның улы Шәүкәт тарихчы, авылда зур җәмәгать эшлеклесе. 

Гаязовлар гаилә Сабан туен да уздыра башлаганнар. Төп йортка барлыгы 74 тән 95 кә кадәр кеше җыела икән. Шуларның 21е — онык, 25е — оныкчык. Әлеге нәсел 405 ел инде умартачылык белән шөгыльләнә. Аларда җырлый-бии белмәгән бер генә кеше дә юк. Гаиләнең үз әләме, гербы бар. Очрашуны зур чатыр корып, үз әләмнәрен элеп, гербларын куеп үткәрәләр. Барысы да үз эмблемалары төшкән баш киемнәрен кияләр. Ярышларда катнашучыларга истәлекле бүләкләр әзерлиләр икән.

8 баланың иң олысы, минем классташым Нәзирә дә эне-сеңеләрен әти-әнисенә үстерешергә булышкан, күп көч куйган. Ул хәзер дә әнисенә, туганнарына бик игътибарлы, ярдәмчел.

Киләчәктә дә Нәзирәгә, аның туганнарына, нәселенә исәнлек- саулык, тазалык-байлык, бәхет, озын гомер, иҗат уңышлары теләп калам. Киләчәктә дә туган авылыбыз Чапшарны күтәрүдә, дөньяга танытуда аларга һәрвакыт уңышлар елмайсын иде!

Зөлфәт Хәйруллин

Чапшар-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев