Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

Чапшарда кемнәрне хөрмәтләгәннәр? (фото)

Гаиләләрнең балалары, оныклары, туганнары бик җылы котлау сүзләре җиткерделәр.

10 март көнне Чапшар авыл клубында «Язлар килсен күңелгә, яшәү дәрте булсын һәркемдә!» дип исемләнгән тематик кичә үтте.

2024 ел -гаилә елы уңаеннан чарага парлап гомер кичерүләренә 40 ел булган парлар Вахит белән Раилә Маннановлар, Мансур белән Гөлнур Ахтямовлар, Флүсә белән Яхья Котдусовларны быел рубин туйлары, 35 ел бергә иңне-иңгә куеп гомер иткән Гөлүсә белән Фердинанд Ильясовлар, Ризәлә белән Тәуфикъ Камаловларны җитен туйлары белән котлап уздылар.

Гаиләләрнең балалары, оныклары, туганнары бик җылы котлау сүзләре җиткерделәр, истәлекләр барлап елаштылар да, көлештеләр дә. Музыкаль номерлар белән үрелеп барган, 3 сәгатькә сузылган бик эчтәлекле рәхәт матур кичә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә