Гаилә учагы ялкыны — башкалабыз Казанда! (фото)
2024 - Гаилә елы

Гаилә учагы ялкыны — башкалабыз Казанда! (фото)

Зыятдиновлар бүген исән-имин Казанга кайтып җиттеләр.

Кичә ВДНХда «Россия» күргәзмә-форумында Муромдагы Свято-Троицкий монастыреннан ут «Россия йөрәге» символик гаилә учагын кабызды. Төрле төбәкләрдән килгән яшь парлар символик ялкынны алдылар һәм рәсми рәвештә үз округларында Гаилә елына старт бирделәр.

Тантанада Татарстанны «Россия» күргәзмә-форумы кырларында никахларын теркәгән яшь гаилә пары, райондашларыбыз Самат һәм Сөмбел Зыятдиновлар тәкъдим иттеләр.

Зыятдиновлар бүген исән-имин Казанга кайтып җиттеләр. Аларны Республика, район җитәкчелеге каршы алды. Яшь парлар Республикабызда «Гаилә һәм фәнни-технологик үсеш» елын ачу чарасында катнашып ялкынны республикабызның тагын бер яшь парына тапшыралар.

Чыганак


Нет комментариев