Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
2024 - Гаилә елы

Рөстәм Миңнеханов: Гаиләләргә ярдәм итү - безнең эштә үзгәрешсез өстенлек

«Гаилә бәхете – ил бәхете», – ди халык. Б

Гаиләләргә ярдәм итү – дәүләтнең эшчәнлегендә иң мөһим өлкәләрнең берсе. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.

«Ватан көче, җәмгыятебезнең нигезе – традицион гаилә кыйммәтләрендә. «Гаилә бәхете – ил бәхете», – ди халык. Безнең гаиләләр ныграк булган саен, илебез дә ныграк, дигән сүз. Бары тик тату гаилә генә мәдәниятне, туган телне, гореф-гадәтләрне һәм милләтара дуслыкны саклау нигезе булып тора. Илебезнең һәм республиканың ышанычлы киләчәге булган балалар нәкъ шундый гаиләдә тәрбияләнә», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Мисал буларак ул хезмәт династияләрен китерде. Генерал-майор Бородин гаиләсе, династияләре белән табиб булып эшләүче Мушарапов-Зариповлар, укытучы Сабировлар, КАМАЗда хезмәт куючы Гайфуллин-Сафиннарның династиясе, Шәрәфиевләрнең спорт династиясе искә алынды. Рөстәм Миңнеханов аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев