Хезмәт

Балтач районы

16+
Алар Җиңү яулады

«Батырлыгың өчен бу калкулыкка синең исемеңне бирергә була»

Бөек Ватан сугышы ветераны Нәсыйх Хәтимов көндәлегеннән

(Дәвамы).

Шулай итеп, бу калкулык безнең кулда калды, ләкин солдатлар телендә аның исеме «Турпика калкулыгы» дип йөртелә башлады, чөнки безнең рота белән күптәннән йөри торган «Турпика» кушаматлы эт шушы калкулык өчен барган бәрелешләрнең берсендә снаряд шартлавыннанмы шунда үлеп калды. Соңрак хәрби кинохроникада «Бой за сопку Турпико» исеме белән кыска фильм да чыкты. Бу калкулыктагы сугышлар өчен мине «Батырлык өчен» («За отвагу») медале белән бүләкләделәр. 

Яра төзәлгәч, кире иптәшләр янына кайттым. Снайперның урыны алгы сызыкта инде. Күп мәртәбәләр дошман ягына разведкага барылды. Бәрелешләр вакытында прикрытие, зах-ват группаларында каты сугышларда катнашылды. Берсендә дошман тылына «тел» алырга баргач, бер иптәшебезне хәбәрсез югалтып кайттык. Командованиедән аның гәүдәсен булса да табып алып кайтырга дигән приказ булды. Кичке караңгыда китеп, бер ял итмичә, 47 сәгать эзләгәч, табып алдык иптәшебезне. Бәрелеш вакытында корсагы яраланып, безнең якка кирегә үрмәләп, бер ышык җирдә яшеренгән булган икән. Аны табып алып кайткан өчен командованиенең рәхмәт хатына лаек булдык. 

1943 елның язы җитте. Яз урталарында 800 снайпер катнашында безнең армия снайперларының зур сборы булды. Сборлар вакытындагы атуларда шул снайперлардан бары ике генә кешегә «отлично»га атулар башкарган өчен «Снайпер» билгесе тапшырдылар. Бу знакка лаек булучының берсе мин булдым. Баллистика фәнен яхшы үзләштергән һәм бик төз аткан өчен безнең армия командиры генерал Г. Мирасковтан «Рәхмәт хаты» һәм исемле сәгать белән дә бүләкләндем. Сбордан соң кире сугыш кырына кайтылды, иптәшләрем янына. 

1943 елның җәй башы җитте шулай сугышлар белән. Бервакыт сазлыклар аша дошман каршыннан сиздерми узып, бер атауда бик хәтәр урында оборона тота башладык.

Мәгъфүр Мифтахов,
Бөрбаш Сәрдегәне авылы

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 80 еллыгы