Сугыш чоры балалары
Әбием һәм бабаем тырыш кешеләр булганнар, үз бәхетләрен туган авылларында тапканнар, тормыш корып өч ир балага гомер биргәннәр
Минем әбием Ниъмәтҗанова Кафия Кәрим кызы (1040-2017) белән бабам Нигъмәтҗанов Гыйльман Нигъмәтҗан улы (1938) икесе дә сугыш чоры балалары. Бабамның әтисе Файзрахманов Нигъмәтҗан Файзрахман улы 1941 елның август аенда Тверь шәһәре тирәсендә һәлак була. Әбиемнең әтисе Галимуллин Кәрим 1944 елның май аенда хәбәрсез югала. Әбием әниләре белән ике бала, бабам әниләре белән дүрт бала ятим калганнар. Бабам әтисе сугышка киткәндә өч яшьлек бала булып кала. Күп авырлыклар күреп ныгыганнар сугыш чоры балалары.
Кечкенә булуларына карамастан, сугыш тәмамлангач, колхоз эшендә дә йөргәннәр. Бабам көтү көткән, гаиләдә бердәнбер ир кеше булып калган бит ул. Әнисенә, апалары, сеңлесенә зур терәк булган. Бабам ул сугыш еллары турында болай дип сөйли:
«Ашарга юк иде, кием булмады. Ягарга утында булмады, өскә менә ишеләм дип терәлеп торган урманнан утын кисеп алып чыгарга ярамады, агач тамырлары җыеп мичкә яга идек. Әни фермада эшләде, кич белән әни янына менә идек, тамак ач булгач. Алар дүрт хатын эшлиләр иде фермада, безгә берәр стакан сөт бирерләр иде. Без шуның белән төн чыга идек. Аннан соң басуга черек бәрәңге җыярга китә идек, җыеп алып кайтып кәлҗемә итеп пешерер идек. Җәйгә чыккач алабута җыйдык, аны сугып я Янгулга, я Поршурга барып он итеп тарттыра идек. Шул оннан әни ипи пешерә иде. Урманнардан чәчәкләр, үләннәр җыеп алып кайта идек, бер бәрәңгене дүрткә бүлеп, үләннәрне салып әни аш пешереп ашата иде 7 сыйныфны бетергәч Янгулда сарык көтүе көттем, ат җигеп эшләдем».
Әбием һәм бабаем тырыш кешеләр булганнар. Үз бәхетләрен туган авылларында тапканнар, тормыш корып өч ир балага гомер биргәннәр. Балалары да үзләренә охшаган. Өчесе дә авылда төпләнеп яшиләр.
Кызганыч, әбиемнең гүр иясе булганына да август аенда сигез ел була. Бабаем безнең белән яши. Аңа 86 яшь. Без аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Ул безнең өчен зур терәк, киңәшләре белән безгә ярдәм итеп тора. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашып килгән көннәрдә мин бабама озын гомер телим. Сугышта һәлак булган әтисе өчен дә яшәсен ул. Илләр тыныч булсын, сугышлар тынсын, башка беркем дә сугыш афәте күрмәсен!
Зәлинә Нигъмәтҗанова,
Алан авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев