Бәйрәм ялларын кайда һәм ничек уздырырга?
Бәйрәм ялларында спорт чараларының кайда һәм кайчан узуы турында тулырак безнең язмада.
3 гыйнвар
Район беренчелегенә чаңгы ярышы. Балтач чаңгы юлы. Башлана: 9.00 сәгатьтә.
Студентлар һәм барлык теләүчеләр арасында керлинг ярышлары. «Балтач» ял паркы. Башлана: 17.00 сәгатьтә.
4 гыйнвар
«Спорт сөюче гаилә» фестивале. «Сабантуй» ял паркы. Башлана: 9.00 сәгатьтә.
Район оешма-предприятие һәм учреждениеләр арасында «Ралли Чана – 2025» ярышы. «Чана тау». Башлана: 9.00 сәгатьтә.
«Хезмәт» газетасы призына хоккей ярышлары. Хоккей мәйданчыкларында. Башлана: 9.00 сәгатьтә.
«Шугалакта очрашырбыз» яшүсмерләр һәм яшьләр арасында спорт уеннары. Шеңшеңәр авылындагы «Батыр» яшьләр үзәге шугалагы. Башлана: 12.00 сәгатьтә.
Гаилә командалары арасында йөзүләр. «Дулкын» бассейны. Башлана: 13.00 сәгатьтә.
«Брумбол» яшүсмерләр һәм яшьләр арасында спорт уеннары. «Тайгалак-Шугалак». Башлана: 17.00 сәгатьтә.
Гаиләләр өчен «Спорттагы гаилә» уеннары. «Тайгалак-Шугалак». Башлана: 18.00 сәгатьтә.
Ветераннар арасында алкалы хоккей ярышлары чемпионаты. Хоккей мәйданчыкларында. Башлана: 19.00 сәгатьтә.
5 гыйнвар
Фоат Йосыпов истәлегенә «Татарстан» җәмгыяте призына шахмат ярышлары. Иске Салавыч спортзалы. Башлана: 9.00 сәгатьтә.
«Хезмәт» газетасы призына хоккей ярышлары. Спорт мәктәбе шугалагында. Башлана: 9.00 сәгатьтә.
Ветераннар лигасы арасында алкалы хоккей ярышлары. Хоккей мәйданчыкларында. Башлана: 19.00 сәгатьтә.
6 гыйнвар
«Алтын алка» клубының Бөтен-рәсәй бәйгесе муниципаль этабы. «Балтач» спорткомплексының хоккей мәйданчыгы. Башлана: 9.00 сәгатьтә.
Чаңгы сезоны ачылышы. Чаңгы юллары. Башлана: 10.00 сәгатьтә.
Яшүсмерләр өчен «Шугалакта уеннар». «Тайгалак-Шугалак». Башлана: 18.00 сәгатьтә.
Ветераннар арасында алкалы хоккей ярышлары чемпионаты. Хоккей мәйданчыкларында. Башлана: 19.00 сәгатьтә.
7 гыйнвар
Мини-футбол буенча район чемпионаты. «Балтач» спорткомплексы. Башлана: 16.00 сәгатьтә.
Район оешма-предприятие һәм учреждениеләр арасында «Керлинг 2025» ярышлары. «Балтач» ял паркы. Башлана: 17.00 сәгатьтә.
Ветераннар лигасы арасында алкалы хоккей ярышлары. Хоккей мәйданчыкларында. Башлана: 19.00 сәгатьтә.
Яшьләр арасында мини-футбол буенча ярышлар. Шеңшеңәр авылындагы «Батыр» яшьләр үзәге. Башлана: 19.00 сәгатьтә.
Хоккей буенча район чемпионаты. Хоккей мәй-данчыкларында. Башлана: 19.00 сәгатьтә.
8 гыйнвар
«Алтын алка» клубының Бөтенрәсәй бәйгесе муниципаль этабы. Хоккей мәйданчыклары. Башлана: 9.00 сәгатьтә.
«Факел» клубы үзләрендә шөгыльләнүчеләр арасында рус шашкасы буенча «Кара һәм ак» турниры үткәрә. «Факел» клубы. Башлана: 10.00 сәгатьтә.
Мәгълүмат район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев