Балтач балалары янына тылсымчылар килде (фото)
Җәмгыять

Балтач балалары янына тылсымчылар килде (фото)

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре, волонтерлар белән берлектә, мөмкинлеге чикле балалар янында кунакта булды.

Изге күңелле тылсымчылар берничә баланың өенә барып, аларга онытылмаслык балачак мизгелләре бүләк итте — бик кызыклы форматта «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерде.

Әкияттәге тычкан һәр балага күчтәнәч тапшырды. Балаларның елмаюлы йөзләрен күрүдән дә шатлыклырак мизгелләр юк ул! Һәр бала да үз әти-әниләре, якыннары янында, аларның күңел җылысын һәм яратуын тоеп яшәсеннәр!


"Факел"

Нет комментариев