Балтач шәһәр җирлеге ветераннар советы рәисе Зөлфирә Камалова җирлектәге ветераннар турында кайгыртып, аларның бертөсле аккан тормышларына якты мизгелләр өстәү өчен экскурсияләр һәм башка чараларны оештырып кына тора.
"Парклар һәм скверлар елы" уңаеннан, кичә - 3нче сентябрь көнне "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы членнары белән "Балтач" һәм "Сабантуй" ял паркларына экскурсия оештырылды. Ветераннар районыбызның алга китүенә шатланып, җитәкчеләргә олы рәхмәтләр әйтеп, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар.
Соңгы берничә елда ике дистәләп шундый чаралар уздырылган. Аларның һәрберсеннән фотолар һәм видеоязмалар саклана.
Вагыйз ТАҖИЕВ,
Балтач җирлеге ветераннар советы члены.
Вагыйз ТАҖИЕВ фотолары
Ветераннар "Сабантуй" паркында. Вагыйз ТАҖИЕВ видеоязмасы
Нет комментариев