Борынгыдан килгән изге йолабызга берәү дә битараф калмасын иде, күлмәк, сөлге, яулык ише әйберләребез колга башларына эленсен, балаларыбыз кәнфит-прәннеккә сөенсен, кәрзиннәребез йомырка белән тулы булсын!
Халкыбызның җырлы-биюле, кыр һәм хезмәт батырларын данлый торган милли бәйрәме – Сабантуйлары җитә.
Сабантуйлары алдыннан милли йолабыз – әрәпә җыю яңара һәм менә быел да күркәм гореф-гадәтебезгә тугры калып, 2 июнь көнне кичке якта Балтач бистәсендә уңганнарга-җитезләргә бүләкләр җыю оештырылачак.
Борынгыдан килгән изге йолабызга берәү дә битараф калмасын иде, күлмәк, сөлге, яулык ише әйберләребез колга башларына эленсен, балаларыбыз кәнфит-прәннеккә сөенсен, кәрзиннәребез йомырка белән тулы булсын! Без сезгә җыр белән киләбез, сез безне бүләкләр белән каршы алыгыз, мөхтәрәм бистә халкы!
Оештыру комитеты.
Нет комментариев