Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Балтачта «Күршефест» күршеләрне бер мәйданга җыйды

Чарада төрле яшьтәгеләр өчен күңелле стартлар, заманча инвентарьлар кулланып элеккеге ишегалды уеннары оештырылды

Балтач бистәсенең Ленин урамы, 133А йорты адресы буенча, «Ишегалдында җәй» спорт-күңел ачу чарасы узды.

«Ишегалдында җәй» проекты «Татарстанда җәй» һәм «Безнең ишегалды» республика программалары кысаларында тормышка ашырыла. 

Чарада төрле яшьтәгеләр өчен күңелле стартлар, заманча инвентарьлар кулланып элеккеге ишегалды уеннары оештырылды. Истәлеккә фотосурәтләр ясау мөмкинлеге биргән фотозонадан да яше-карты бик канәгать калдылар.

«Безнең максат – буыннарны халык традицияләре һәм иҗаты аша берләштерү, — дип сөйли проект авторы Гадил Гарифуллин. — Һәр чара – төрле яшьтәге кешеләр өчен вакытны бергә үткәрү һәм мәдәни мирасны саклап калу мөмкинлеге ул. Проект барлыгы дүрт вакыйганы үз эченә ала. Шушындый матур очрашуларның чираттагысы Төзүчеләр урамында узачак».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев