Бүген, ягъни 20 октябрьдә Халыкара повар һәм кулинарлар көне дә. Алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Районның барлык мәгариф, сәламәтлек, җитештерү тармакларында, җәмгыять ашханәләрендә, пекарня һәм кафеларда хезмәт куючы пешекчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез.
Телеңне йотарлык, берсеннән-берсе татлы ризыклар һәм тәм-томнар әзерләгәннәре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Алар җитештергән сый-нигъмәтләр табыннарыбызның күрке, тормышыбыз бөтенле.
Шулай ук Нормадагы һөнәр лицеенда белем алучы булачак повар-кондитерларны һәм мастерларны да тәбриклибез.
Фото: http://megalia.ru
Нет комментариев