Таулы Карабахта туып-үскән, урта мәктәптән соң Ереван дәүләт университетының география бүлеген тәмамлаган Яша Мардян исемле әрмән егете үткән гасырның җитмешенче елларында, ул чактагы Ленинакан шәһәрендә армиядә хезмәт иткәндә, язмышы шушындый борылыш алыр дип күз алдына да китерми, билгеле.
- Авылга бик чибәр әрмән егете кайту турындагы хәбәр тиз таралган иде. Ул чакта бит клубларда вечерлар була. Шунда баргач, үзе хәрби киемнән, үзе чибәр, үзе зифа буй-сынлы Яшаны күреп, бөтен кызлар гашыйк булдык дисәм дә, ялган булмас. Алар Гриша белән шулкадәр охшаган иде, күңелгә килгән беренче уй: "Гөлзада боларны ничек аера икән?" - булды. Баксаң, игезәкләр дә бер-берсеннән йөзе белән дә барыбер аерыла, характерларында да үзгәлекләр була икән. Боларын инде мин яши-яши аңладым. Ә теге чакта Яшага бөтен Яңгул кызларының күзе төшсә дә, Гөлзаданың әнисе мине күрсәткән булып чыкты. Яша мине озата кайтты. Бер күрүдә күптәнге танышлар кебек бик тиз якынайдык без. Ул киткәч, ике арада хатлар йөреп кенә торды. Ул рәсем ясарга бик оста иде, хатларына да әллә ниткән матур сурәтләр ясап җибәрә... Яшь чак бит, бөтенесе матур, бөтенесе күңелле. Ярты елдан ул инде мине сорап та кайтты, алып та китте, - дип искә ала бүген җәмәгате Мөнирә апа.
Бер белмәгән, күз күрмәгән җирләрдә дә фәкать маурлык, романтика гына күрә әле башта Мөнирә. Иренең хәрби хезмәте тәмамланмау да, тел белмәү дә, бер генә танышы, янәшәдә бер туганы да булмау да авыр кебек тоелмый. Киресенчә, табигатьтәге үзгәлекләр, андагы сихри, кабатланмас урыннар, гореф-гадәтләрдәге үзгәлеккә, кешеләр арасындагы үзара бик тә җылы мөгамәләгә дә соклана да, гаҗәпләнә дә ул.
Әрмән теленә дә бик тиз өйрәнә кыз. Сөйләшергә генә түгел, укырга да. "Аларның алфавиты да 39 хәрефтән тора. Мин аларны кибет вывескаларыннан өйрәндем. Күршебездә яшәгән әрмән хатыннары да гел укытып карап, ярдәм иттеләр", - ди ул.
Ике ел биредә яши яшь гаилә. Уллары Марат шунда туа. Әлләни зур булмаса да, фатирлы да булалар. Бәлки гомерлеккә төпләнеп тә калган булырлар иде. Әмма кунакка килгән Мөнирәнең әнисе Мәгъмүрә апа: "Әллә безнең якларга күченәсезме?" - дип, сүз ката. Хәер, аңа кадәр әле Яңгулга кунакка кайткач, ул чактагы мәктәп директоры Шәриф Гарипов: "Әйдә, монда гына калыгыз, безгә синең кебек укытучылар бик кирәк", - дип, Яша күңеленә коткы салган була инде. Күрәсең, эчәр сулары бу якта булган, бөтенләйгә Яңгулга кайтып урнаша Мардяннар. Икесенә дә эш тә була, фатир да бирәләр.
Инде хәзер Яшага барысын нульдән башларга туры килә. Ияләшергә, танышырга, телне өйрәнергә...
- Мин бит армиядә взвод командиры идем, ә анда татар егетләре күп иде, мин инде алардан татарча кайбер сүзләрне отып алган идем. Кайтуга, мәктәптә рус сыйныфына география, НВП укытырга куйдылар, әле ул чакта рус сыйныфлары бар иде. Ә аннан акрынлап өйрәнеп беттем, тора-бара татарча укытуга күчтем. Күп еллар инде "Хезмәт"нең бер сүзен калдырмый укып барам, - ди ул бүген.
- Ник кайттым дип үкенмәдегезме, сезгә кырын караулар булмадымы? - дип кызыксынам.
- Юк, нинди кырын карау! Бик хөрмәт иттеләр. Яша Николаевич дип кенә тордылар. 29 ел укытып, пенсиягә чыктым. Укучыларым әле дә килеп йөри. Үзем дә бер балага да авыр бәрелмәскә, үпкәләтмәскә тырыштым, кешеләр белән дә тавышланганым, сүзгә килгәнем булмады...
- Ә туган яклар белән элемтә өзелмәдеме?
- Юк, башта без дә еш бардык, әти-әни, туганнар да Яңгулга кайтты. Без бит алты туган идек, икебез юк инде. Соңгы елларда барулар сирәгәйде, әмма элемтәләр өзелмәде, гел сөйләшеп торабыз. Шөкер, туган нигезебез дә бетмәде, анда да абыйның гаиләсе, балалары, оныклары яши.
Сүзгә Мөнирә апа кушыла. "Әрмәннәр бит алар шулкадәр туганчылыклы, берсе өчен берсе үлә язып тора. Яшаның игезәгенең сыңары Гриша да гаиләсе белән безнең якка кайтып урнашкан иде бит. Ул бар эшкә дә бик булган, данлыклы оста иде. Аны районда әйбәт беләләр, хәтерлиләр. Кызганычка, бик яшьли яман чирдән вафат булды. Аны җирләгәндә утызлап әрмән җыйналды, кайлардан белгәннәр, ишеткәннәр дип аптырадык. Әле дә Яшаны шабашкага килгән әрмәннәр эзләп таба. Ул үзе алай очрашулар эзләп йөри торган актив кеше дә түгел, әмма барыбер табалар"...
- Гел татарча гына аралашып, әрмәнчәне онытмадыгызмы соң, Яша абый? - дим.
- Ничек инде онытыйм ди! Мин түгел, Мөнирә дә онытып бетермәде әле аны...
Әмма, ни генә булса да, бүген дә алар күрер күзгә үк бик матур пар. Берсен-берсе бүлдерми генә яшьлек хатирәләрен барлаганда да, балалар, оныклар турында сөйләгәндә дә сокланып күзәттем, тыңладым үзләрен. Күзләрдәге мәхәббәт тә, күңелдәге романтика да бүген дә әле янәшәләрендә, төсмерләре генә бүтән, төсләр генә башка дип уйладым. Бүген алар "Яңа тормыш" хуҗалыгында баш инженер булып эшләүче уллары Радик, киленнәре Рәзинә белән аңлашып, бик матур гомер итәләр. Маратлары инде башка чыккан. Биш оныкка әби белән бабай Мөнирә апа һәм Яша абый.
Нет комментариев